– Киләчәктә башкорт халкы арасында эшмәкәрлекне үстерү, гаилә абруен күтәрү, сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә булышлык күрсәтү кебек мәсьәләләргә, яшьләрне иҗтимагый оешмаларда эшләүгә җәлеп итүгә игътибарныюнәлтербез, – дип билгеләп үтте Рәфис Зәки улы.
Бөтендөнья корылтае башкарма комитеты әгъзасы, төбәкнең «Мең» ыруы җәмәгать оешмасы рәисе, җирле корылтай кураторы Әхнәф Тимербулатов съездда фикер алышкан мөһим мәсьәләләр турында сөйләде. Әхнәф Дәүләтьяр улы съезд кысаларында мәгариф, фән, башкорт телен һәм әдәбиятын үстерү, мәдәният һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары, РФ территорияләре белән эшләү, башкорт халкы тарихы һәм үсеше, социаль-икътисади үсеш һәм эшмәкәрлек, демография, сәламәтлек саклау һәм гаилә, яшьләр эшләре, ирекмәннәр оешмаларын һәм спортны үстерү буенча комиссияләр төзелүе турында искә төшереп үтте. Һәр мәсьәлә тематик комиссияләрдә хәл ителәчәк, бу тагын да нәтиҗәлерәк эшләүгә китерәчәк.
Чишмә районыннан алтынчы съезд делегаты – Дурас авыл Советыбиләмәсе башлыгы Фәнил Заманов ассызыклаганча, хәзер күп милләтле илдә яшәүче барлык халыкларның бурычы бер – сугышчыларыбызга ярдәм итү. Фәнил Мөнир улы фикеренчә, гомуми ярдәмгә кушылмаучылар да бар.
– Махсус хәрби операция темасы кагылмаган бер генә гаилә дә юк: берәүләр алгы сызыкта хезмәт итсәләр, икенчеләре монда, тылда, буш вакытларын гуманитар ярдәм әзерләүгә багышлыйлар. Хатлар язучы һәм талисманнар ясаучы һәр укучыга, оекбаш һәм перчаткалар бәйләүче әбиләребезгә, чәкчәк пешерүче һәм өй токмачы кисүче хатын-кызларга, транспорт биргән бабайга, техника ремонтлаучы егетләргә, посылкалар җыючы, хәйрия акцияләре оештыручы битараф булмаган барлык гражданнарга рәхмәт белдерәбез... Без монда тыныч шартларда яшәгән, эшләгән, укыган һәм ял иткән арада фронттагы якташлар күп нәрсәдән баш тартып, батырларча дәүләтебез мәнфәгатьләрен яклый. Безнең тик торырга яки күрсәтмә буенча гына ярдәм итәргә хакыбыз юк. Һәркем кулыннан килгәнчә өлеш кертергә – гуманитар йөк җыюда катнашырга, хәрби операциядәге яугирләрнең гаиләләренә булышлык күрсәтергә, аларга рухи һәм физик яктан ярдәм итәргә тиеш. Тылда да, алгы сызыкта да бердәм булсак кына җиңүне тизләтә алабыз, – диде ул.
Фәнил Заманов халкы аз булган авылларда еш очрый торган проблемага да тукталды. Бу халык җыеп акцияләр, очрашулар үткәрү өчен нинди дә булса бина юклыгы. Кайбер авылларда мондый максатта мәчеткә җыелалар. Ә Яңа Ябалаклы-Дим авылында, мәсәлән, ига-нәчеләрне һәм халыкны җәлеп итү максатында авыл биләмәсе тырышлыгы белән элекке кибетне муниципаль милеккә күчергәннәр, ремонтлаганнар һәм ут керткәннәр. Шулай итеп кечкенә авылда «Хәсән» волонтерлык штабы барлыкка килгән.
Сүз уңаеннан, авылда тарихи-мәдәни үзәк төзү мәсьәләсе әлегә ачык кала, диде Әхнәф Тимербулатов, әлеге торак пунктта яшәүчеләрнең соравына җавап биреп. Әмма проект күз уңында тотыла, дип ышандырды.
Алтынчы съездның тагын бер делегаты – Евразия күчмә цивилизацияләр музееның «Турахан» визит-үзәге администраторы Флорида Байкова берничә ел элек Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме буенча оештырылган «Атайсал» проектына тукталды.
Аның фикеренчә, мәрхәмәтле эшләрдә катнашу республика халкын чыннан да берләштерә. Флорида Байкова «Атайсал»ның рәсми сайтында үз проектларын теркәргә теләүчеләргә консультатив ярдәм күрсәтергә әзер. «Мин халыкны «Атайсал»ның рәсми сайтында теркәлергә чакыруны үземә максат итеп куйдым. Әлеге проектта катнашучыларның күп булуын күрсеннәр. Чөнки бергә булсак, барысын да эшли алачакбыз», – дип сүзенә йомгак ясады Флорида Байкова.
Оештыручылар киңәшмәдә шулай ук халыкны вывескаларда һәм мәгълүмати стендларда башкортча сүзләрдәге хаталарны ачыклауда ярдәм итәргә өндәделәр. Чөнки язулардагы хаталар буталчыклык тудырырга һәм кирәкле урынны табуны кыенлаштырырга мөмкин. Шуны билгеләп үтү мөһим, республикада «Город без ошибок. Башкортостан» чат-боты эшли башлады. Цифрлы ярдәмче Хөкүмәт кушуы буенча Башкортстан Республикасына идарә итү үзәгендә оештырылды. Орфографик хаталар турында Telegram мессенджерында (https://t.me/bashnamebot) «Город без ошибок. Башкортостан» чат-ботында хәбәр итәргә яки Чишмә районы-ның терминология комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Районда «Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында»гы төбәк законын гамәлгә ашыру комиссиясе рәисе булып район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Илдар Әсәдуллин тора. Аның сәркатибе – Чишмә районы биләмәара китап-ханәсе директоры Илүзә Гыйбадуллина.
Әлеге чарада катнашучылар үз тәкъдимнәрен керттеләр. Мәсәлән, Лена Хисмәтуллина яшь буынны туган телне өйрәнүгә аз җәлеп итүебез турында борчылу белдерде.
– Балалар белән эшләмәсәк, төп байлыгыбызны – башкорт телен, аның төрле диалектларын һәм сөйләм үзенчәлекләрен саклап калып, киләчәк буыннарга тапшыра алмаячакбыз. Бездә «Агинәйләр» клублары актив эшли, алар һәр башкорт авылында диярлек оештырылган. Хәзер, иң мөһиме, бу эшкә балаларны җәлеп итү. Дөрес, узган елның декабрендә «Турахан» визит-үзәгендә төбәк дәрәҗәсендәге «Акмулла – яктылык шагыйре» дип аталган музыкаль-шигъри бәйге оештырылган иде. Ләкин бу гына җитәрлек түгел дип уйлыйм. Төрле яшьтәге, бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны җәлеп итәргә кирәк, – диде Лена Бәгезәт кызы.
Ул ел саен Ярми авылында татар балалары арасында уздырылучы «Татар малае, татар кызы» конкурсын мисал итеп китерде. Һәм башкорт балалары өчен дә шундый пландагы чара оештырырга тәкъдим итте. Сан артыннан куарга түгел, сыйфат өчен эшләү мөһим, дип сүзенә йомгак ясады ул.
Утырыш барышында бүләкләү тантанасы да узды. Район хатынкызларының «Агинәйләр» җәмгыяте җитәкчесе Лилия Салихова истәлекле «Канзафар би» медале белән бүләкләнде.
Шуны исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья башкортлар корылтаеның алтынчы съезды нәтиҗәләре буенча резолюциядә халык арасында «Башкортстан туган ил сагында» проектын башлап җибәрү турында аерым пункт бар. Махсус хәрби операция башланганнан бирле Чишмә районы гәзитендә яугирләребез – Ватаныбызны намуслы һәм кыю саклаучы заман каһарманнары турында мәкаләләр бастырыла. Киләчәктә алар, бәлки, Чишмә районында махсус хәрби операция геройлары турында басылып чыгачак китапның бер өлеше булып торыр.