Чишмэ
-14 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
30 гыйнвар , 09:00

Мин, башкалар кебек үк, сугышчы

«Минем позывноем «Федя», дип таныштырды ул үзе белән... Әлеге вакытта махсус хәрби операциядә хезмәт итүче якташларыбыз белән онлайн режимда аралашабыз. Заманы шундый. Алар ялга кайткан арада күбрәк якыннары янында булырга тырыша, ә алгы сызыкта хәрби бурычлардан бушаган арада, сирәк кенә булган ял минутларында һәм телефоннан сөйләшү хәвефсез булганда, журналистларның сорауларына җавап бирү өчен берничә минут вакытын бүлә алалар. «Федя» 2022 елның сентябрендә мобилизация буенча хәрби хезмәткә алына. Дәвамы сайтта

Мин, башкалар кебек үк, сугышчы
Мин, башкалар кебек үк, сугышчы

Хәзер ул – гранатометчы. Аның әтисе дә үз вакытында Әфганстанда хезмәт иткән. Аны өлешчә мобилизация буенча алгач, гаиләсе бу хәбәрне шулай тиеш кебек кабул иткән.

Әлбәттә, якыннарым минем өчен бик борчыла, әти минем белән горурланадыр, дип уйлыйм. Мин дә Туган ил сагында торуым белән горурланам. Чөнки үз илеңнең мәнфәгатьләрен яклау – ул югары дәрәҗә һәм һәр ир-егетнең җитди бурычы. Минемчә, ир-ат – ул туганнары һәм якыннарының тынычлыгын, һәм, әлбәттә инде,

Ватанын сакларга курыкмаган кеше, – дигән фикердә яугир. – Әгәр мобилизация буенча алмаган булсалар, үз телә-гем белән киткән булыр идем. 2022 елның сентябреннән бирле үземдә әлләни үзгәрешләр сизмим. Аерма шунда, хәзер хезмәттәшләрем белән Туган ил сагында торабыз. Һәм, әлбәттә, безгә тылның – якыннарыбызның, районыбыз һәм республикабызның зур ярдәм күрсәтүен тоябыз. Безне өйдә көтәләр, җиңәчәгебезгә ышанабыз. Аллага шөкер, сугышчан иптәшләр арасында аңлашылмаучанлык юк. Авыр вакытларда бер-беребезгә һәрвакыт ярдәм итәбез. Махсус операция башлангач безне беркем дә мәҗбүр итмәде, үзаллы карар кабул иттек, – ди «Федя».

Без аның белән контракт хезмәт, аның бу турыда нәрсә уйлавы хакында да сөйләштек.

Беренче чиратта, әгәр берәр кеше Рәсәй Федерациясе Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләсә, мин аларга түзем булырга киңәш итәм. Чөнки бирегә килеп, авыр вакытта Ватан сагына басу җиңел эш түгел. Моның өчен кыюлык таләп ителә. Һәм, әлбәттә, акча эшләү өчен генә түгел, ә Туган илне саклау өчен килсеннәр иде, – дип ассызыклады сугышчы.

Якташыбыз безнең районның яугирләргә булышлык күрсәтүе турында сөйләде, гуманитар ярдәм җибәрүләре өчен рәхмәт белдерде. Сүз уңаеннан, ул посылка белән килгән берничә талисманны һәрвакыт үзе белән йөртә. Алар арасында чебурашка талисманы, 3Д-принтерда бастырылган Чишмә районы флагы һәм укучылар язган өчпочмаклы хатлар бар, алар ил сагындагы яугирләрнең сугышчан рухын күтәрә, күңел җылысын өләшә.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: