Хуҗалары алар кешеләр гомеренә, сәламәтлегенә һәм мөлкәтенә хәвеф тудырмасын өчен, барлык чараларны үтәргә тиеш. Этләр бәйләүдә булмаган объектлар койма белән әйләндереп алынырга һәм кисәтү билгесе куелырга, урамда йөргәндә хайван хуҗасының даими контроле астында булырга тиеш.
Этләргә муенчак, озынлыгы бер метрдан артмаган тезген һәм борынчык кидерергә кирәк (эт кулда булган очраклардан тыш).
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә юл күрсәтүче этләр искәрмә булып тора. Саф һавада йөрткәннән соң хайван артыннан җыештырырга кирәк.
Әгәр эт кешене яки башка хайванны тешләсә, хуҗасы аны 12 сәгать эчендә ветеринарга илтергә тиеш. Асрау өчен шартлар булганда хайванны 14 көн аерым тотарга мөмкин.
Терлекләрнең кинәт үлү яки күпләп авыру очраклары турында кичекмәстән тиешле учреждениеләргә хәбәр итәргә кирәк.
Башкортстан Республикасында йорт хайваннарын урамга үзләрен генә чыгарып җибәрү тыела. Йортсыз хайваннар тотылырга һәм махсус приютларга урнаштырылырга тиеш. Җәмәгать транспортында этләрне тезгендә килеш һәм борынчык кидертеп кенә алып барырга рөхсәт ителә.
– Дәүләт җыелышына йорт хайваннарын асрау һәм урамда йөртү мәсьәләсе буенча бик күп мөрә-җәгатьләр килә. Иң күп сораулар фатирларда һәм шәхси йортларда тотарга мөмкин булган эт һәм мәчеләр санын чикләүгә бәйле. Хәтта башка төбәкләрдә яшәүчеләр дә шалтырата. Чыннан да, хайваннар белән җаваплы эш итү өлкәсендә яңалыклар барлыкка килде. Алар узган ел Башкортстанда кабул ителгән законнар белән дә, республика хөкүмәтенең өстәмә таләпләр турындагы карары белән дә билгеләнгән. Халык шулай ук этләргә бушлай чип тагу тәртибе белән дә кызыксына: бу турыдагы закон проекты кабул ителмәгән булса да, әлеге тема җәмәгатьчелектә кызыксыну уятты инде. Бу күпләр өчен, беренче чиратта, йорт хайваннары хуҗалары һәм хайваннарны яклаучылар өчен мөһим сораулар. Кызганычка каршы, берникадәр аңлашылмаучанлык барлыгын күрәбез. Төрле фаразлар һәм дөрес булмаган карашлар булмасын өчен, төгәл аңлатма бирергә кирәк. Якын арада профильле экспертларны чакырып брифинг уздырачакбыз, – диде Дәүләт җыелышы – Корылтай Рәисе Константин Толкачев.