Чишмэ
-14 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
18 гыйнвар , 10:08

Пилотсыз очу аппаратлары операторы

Повестка килде, улым... Менә шул җөмләдән соң «Птичка» кушаматлы хәрби хезмәткәрнең тормышы төптән үзгәрә. Махсус хәрби операция зонасындагы тормыш башлана. Өлешчә мобилизациядән соң берникадәр вакыт узуга оператор вазыйфасына кешеләр җыю игълан ителгәч, ул үзен бу өлкәдә сынап карарга була. Хәзер ул – пилотсыз очу аппаратлары операторы. Гражданкада хәрби хезмәткәрнең элек районда спутник һәм эфир антенналары урнаштыручы булып эшләвен билгеләп үтик.

Пилотсыз очу аппаратлары операторы
Пилотсыз очу аппаратлары операторы

– «Кошлар» (пилотсыз очу аппаратларын ул шулай дип атый. Редакция искәрмәсе) ярдәмендә тирә-юньдә: торак пунктларда, урманнарда разведка үткәрергә, граната ташларга мөмкин.Бу өлкәдә эшләү аерым җаваплылык таләп итә, – ди якташыбыз. – Пилотсыз очу аппаратлары төрле була, убырлы карчык, FPV-дрон, орлан дип аталганнары бар. Һәм аларның һәрберсе белән төрле бурычларны үтәүче белгечләр эшли. Миндә, мәсәлән, DJI Mavic 2 квадрокоптеры, ул разведка ясау һәм граната ташлау өчен кулланыла. Читкә китмибез, безнең максат – үзебезнең позицияләрне саклау һәм дошманның алга баруына юл куймау. Ләкин кирәк булса, дошман безнең территориягә керә алмасын өчен, группа белән тирә-юньне күзәтергә чыгабыз, – дип билгеләп үтте сугышчы.

Гәзит укучыларыбызның исенә төшерәбез, узган ел район халкы «Mavic»лар (пилотсыз очу аппаратлары, дроннар) сатып алу өчен акча җыюда катнашты.

– Сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүчеләргә зур рәхмәтемне белдерәм. Мин элек диңгез пехотасында хезмәт иткән кеше. Чишмә районы диңгезчеләре кардәшлегенә рәхмәтлемен. Кыска вакытлы ялга даими кайтып йөрим, бу яктан беркайчан да проблемалар булганы юк. Өйдә мине әнием, тормыш иптәшем һәм ике улым көтә, алар минем кадерле кешеләрем, аларны бик нык яратам. Анда, сугыш кырында, бөтенләй башка тормыш, анда гаиләңнең, ата-анаңның, туганнарның кадрен ныграк белә башлыйсың. Тизрәк өйгә кайтасы, якыннарың арасында буласы килә. Ял вакытында барысын да күреп өлгерергә тырышам. Туганнарым, дусларым белән очрашам. Мәчеткә барып, әлеге вакытта илебез мәнфәгатьләрен батырларча яклаган яугирләр өчен һәм безнең арадан киткән иптәшләребезне искә алып дога кылам. Барлык хәрбиләрнең бердәм девизы – «Без кайда – җиңү шунда». Дөресен әйтим, тәүге көннәр-дә без кайда, ни эшләргә кирәклеген төшенеп бетә алмадык... Ләкин көннән-көн барыбыз да уртак максат – җиңү өчен эшләгәнебезне аңладык. Һәм бу безнең һәрберебезнең тәвәккәллегеннән тора. Сугышчан иптәшләр ышанычлы, үзара дусбыз, нинди генә хәл булмасын, бер-беребезгә ярдәм итәргә әзербез. Һәркемгә ныклы сәламәтлек, түземлек, якыннарыма исәнлек-саулык һәм җиңү яулап тизрәк гаиләм янына кайтырга телим, – диде ул.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: