Чишмэ
-14 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
17 гыйнвар , 16:15

Хокук тәртибен һәм гражданнар мәнфәгатьләрен яклау сагында

Чишмә районы прокуратурасы 2024 елга йомгак ясады. Федераль законнарның үтәлешен тикшерү барышында меңнән артык хокук бозу очрагы ачыкланды. Хокук бозуларны бетерү өчен 254 протест белдерелгән, гомуми суммасы 2 миллион 91 мең сум тәшкил иткән 148 дәгъва гаризасы судка җибәрелгән. Шулай ук хокук бозуларны бетерү турында 351 күрсәтмә бирелгән, 291 вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тарттырылган. Прокурор карары буенча 73 кеше административ җаваплылыкка тартылган, ә тугыз вазыйфаи затка закон бозуларга юл куймау турында кисәтү ясалган. Рәсәй Федерациясе Җинаять-процессуаль кодексының 37-нче маддәсенең 2-нче өлешенең 2-нче пунктына ярашлы, район прокуратурасы материаллары буенча дүрт җинаять эше кузгатылган.

Хокук тәртибен һәм гражданнар мәнфәгатьләрен яклау сагында
Хокук тәртибен һәм гражданнар мәнфәгатьләрен яклау сагында

Прокуратура җинаять-процессуаль законнарга ярашлы дәүләт эше алып бара. 2024 елда 213 җинаять эше буенча дәүләт гаепләве хупланган.

Прокуратура җәмәгатьчелек өчен ачык. Аның эшчәнлегенең барлык әһәмиятле нәтиҗәләре киңкүләм мәгълүмат чараларында яктыртыла. Шулай ук прокуратура катнашлыгы таләп ителгән закон бозуларны ачыклау өчен киңкүләм мәгълүмат чараларын даими тикшереп тору практикасы җайга салынган.

Ел дәвамында прокуратурага шактый күләмдә мөрәҗәгатьләр килә, бу гражданнарның аңа карата ышанычын күрсәтә.

2024 елда район прокуратурасына меңнән артык мөрәҗәгать килгән. Халык күпчелек очракта хезмәт, торак һәм җир законнары үтәлеше мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә, шулай ук җинаять кылу турындагы гаризаларны тикшергәндә хокук саклау органнары вазыйфаи затларның гамәлләренә һәм гамьсезлегенә карата шикаять белдерә.

2025 елда район прокуратурасы, илдәге икътисадый хәлне исәпкә алып һәм Рәсәй Федерациясе Генераль прокуратурасының оештыру-боерык бирү документларына ярашлы, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту, гражданнар, җәмгыять һәм дәүләт хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча эшне дәвам итәчәк.

Әлеге вакытта Чишмә районында прокурор Нияз Сираҗетдинов, аның урынбасарлары Нур Кирәев һәм Рөстәм Гарипов, прокурор ярдәмчеләре Эльвира Хәбибуллина һәм Эльвина Нугаева, әйдәүче белгеч Гөлшат Фазылова эшли.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: