Аның өчен, барыннан да бигрәк, сәхнәдә чыгыш ясаудан ләззәт алу мөһим булган, һәм ул моңа ирешкән.
Мәликә ораторлык сәнгате буенча тренер Ләйлә Мөлекова кураторлыгында ике атна дәвамында чыгыш ясарга әзерләнгән. Конкурста катнашучы илле кешенең ундүрте финалга кадәр барып җиткән, алар арасында Мәликә дә бар.
Алар төрле этапларда чыгыш ясаганнар. Бәйге, Мәликә билгеләп үтүенчә, бер сулышта үтеп киткән.
– Презентациямне язганда, тормышымның барлык этапларына читтән торып күз салган кебек булдым. Сүз осталыгы бәйгесендә җиңү яуладым, шуны да ассызыклап үтәсем килә: бу бәйгедә мин картәнием Роза Николаевнаның зи-рәклегеннән, белеменнән башка уңышка ирешә алмаган булыр идем. Ул – филолог һәм әдәбият белгече, гомерем буе минем остазым булды. Роза Рамазанова заманында поселокның беренче мәктәбендә укыту эшләре буенча мөдир вазыйфасын башкарган, күп вакытын балалар укытуга һәм тәрбияләүгә багышлаган.
– Башка юнәлештә булса да аның эшен дәвам итә алуым белән горурланам. Ул да минем уңышларым белән горурлангандыр дип ышанам, – ди Мәликә.
Ул үзенең шигъри әсәрләрне сөйләргә өйрәнү техникасы белән дә уртаклашты.
– Мин шигырьләрне ятлаганда көн саен, ким дигәндә, биш тапкыр сәнгатьле итеп укып чыгам һәм йоклар алдыннан да кабатлыйм, шулай иткәндә әсәр хәтердә озак саклана, – ди ул.
Чишмә районының балалар сәнгать мәктә-бе укытучылары аны бүгенге көнгә кадәр тырыш, өлгер, җитез һәм киң күңелле укучы буларак искә алалар. Биредә ул үзен кызыксынучан, үз фикере һәм дөньяга үз карашы булган актив кеше итеп күрсәткән. Укытучылары аның казанышларына шатланалар һәм гомер юлының уңышлы дәвам итүенә өметләнәләр.
2025 елда Мәликә Рамазанованы төп приз – Мәскәүдә ораторлык сәнгате буенча тренингта катнашу көтә.