Чишмэ
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
27 декабрь 2024, 10:30

Гомер сукмагыннан 65 ел бергә

Ярты гасырдан артык бергә гомер итү бәхете сирәк гаиләләргә насыйп була. Уйлап карасаң, бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйчаяши белү дә үзе бер мәртәбә! 2024 ел, Рәсәй Президенты Владимир Путин указы нигезендә, Гаилә елы дип игълан ителде. Бу ел кысаларында Ибраһим авылы китапханәсендә 50 һәм 60 ел бергә гомер кичергән парларны котлау тантанасы узды. Әлбәттә, һәркем 65 ел бергә яшәү кебек күркәм гаилә юбилее белән мактана алмый. Бу дата «тимер туй» дип атала. Ә ул бит ныклы гына түгел, тормыш өчен дә кирәкле материал. Тимер юбилей – ул ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрнең какшамаслыгы һәм бернинди вакыт сынауларының да аларны өзә алмавы турында искәртү. Мәкерле вакыт хәтта ташны да җимерә, ләкин озак еллар дәвам иткән хисләрне юк итү мөмкин түгел, шул гомер бергә яшәгән парлар инде бер-берсеннән башка тормышны күз алдына китерә алмый, бербөтен булып китә.

Гомер сукмагыннан 65 ел бергә
Гомер сукмагыннан 65 ел бергә

Мөхтәрәм парны күркәм юбилейлары уңаеннан тәбрикләү өчен ихтирам йөзеннән авыл ки-тапханәсенә чакырдык.

Әминә Абдулла кызы белән Рәсим Мансур улы Мәгәсүмовлар гомер буе Ибраһимда яшәгәннәр, авылдашлар аларны яхшы белә. Әмма аларның кавышу тарихын һәм гаилә бәхетенең серен барысы да белмидер әле.

Яшь чакта Рәсим абый кәләшен Арслан авылыннан алып кайту өчен такси яллаган. Бу гамәле белән ул авылдашларын гаҗәпкә калдырырга теләгән. Шул максат белән Уфага таксопаркка барып, юл хакының яртысын алдан түләп кайткан.

– 1959 ел бик яңгырлы булды. Көн саен чиләктән койган кебек яңгыр ява. Билгеләнгән көнне, 5 сентябрьдә, такси килде, ләкин таксист «юл юк, машина үтә алмаячак» диде. Мин үзем дә моны бик яхшы аңлый идем. Шуннан соң таксига утырып йөк машинасы эзләргә киттем, ләкин туры килерлек берни таба алмадым. Ярый әле тагын бер танышым белән алдан сөйләшеп куйган идем. Ул килеп җитте һәм без аның белән юлга чыктык. Кәләшне «ГАЗ-51»гә утыртып алып кайтырга туры килде, – дип хатирәләре белән уртаклашты Рәсим абзый.

Шуннан бирле 65 ел гомер узып та киткән. Аларның никахы бер-берсенә карата хөрмәт, кайгыртучанлык күрсәтү һәм рәхмәтле була белү белән ныгый барган. Уртак тормыш юлында алар бер-берсенә бар эштә ярдәмләшеп, таяныч булып яшәгәннәр, тырыш хезмәт нәтиҗәсендә бар нәрсәгә ирешкәннәр.

Алар буыны гомер бакый эшләп яшәгән. Мәгәсүмовлар да хезмәт сөючән буын вәкиле, икесе дә хезмәт ветераны исеменә ия.

Әминә Абдулла кызын язмыш иркәләмәгән. Ул әти-әнисен иртә югалткан һәм апасының күп балалы гаиләсендә үскән.

Яшьләр өйләнешкәннән соң озак вакыт кияүнең әнисе белән бер йортта яшәгәннәр. Тату гаиләнең мәхәббәт җимешләре булып дүрт бала дөньяга килгән, кайнанасы аңа үз әнисе кебек булган, бар эшкә өйрәткән, хуҗалыкта ярдәм иткән, оныкларын карашкан. Бүгенге көндә алар балаларының һәм оныкларының игелеген һәм кадер-хөрмәтен күреп гомер кичерә.

Мәгәсүмовлар, күптән лаеклы ялда булсалар да, эшсез тормыйлар. Хуҗалыкта куян, сарык асрыйлар, умарта тоталар. Рәсим Мәгәсүмов тирә-юньдә хөрмәткә лаеклы мулла буларак та билгеле.

Ул 1997 елдан бирле саваплы вазыйфада – Ибраһим авылы мәчетенең имам-хатыйбы булып тора һәм күп еллар дәвамында Коръән ашлары, никах туйлары, исем кушу, соңгы юлга озату кебек дини йолаларны башкарып, халыкның кайгысын да, шатлыгын да уртаклаша.

2019 елның 13 июлендә Үзәк диния нәзарәте президиумы карары нигезендә, дин һәм Ватан хакына күпьеллык намуслы хезмәте, җәмгыятьне рухи-әхлакый тәрбияләү гә, ата-бабаларыбызның тарихи һәм рухи мирасын саклауга, халыклар һәм илебезнең традицион конфессияләре тарафдарлары арасында тынычлыкны, татулыкны һәм күркәм хезмәттәш-лекне ныгытуга керткән зур өлеше өчен Рәсим Мәгәсүмов «Әл-Игтисам» медале белән бүләкләнде. Ул – безнең районда иң өлкән имамнарның берсе. Аңа хөрмәт белән карыйлар, күпләр киңәш сорап мөрәҗәгать итә. Хәтере бик әйбәт, гомер иткән туган авылы тормышындагы төрле вакыйгаларны яхшы хәтерли.

Ул озак еллар «Маяк» колхозында сөтчелек фермасы мөдире булып эшләгән. Бүгенге көнгә кадәр җәмгыять өчен файдалы эш алып баруын дәвам итә. Рәсим абый Аллаһ йортындагы вәгазьләрдән, мөселман бәйрәмнәрендә һәм йолаларында катнашудан тыш, башка иҗтимагый эшләр өчен дә мөмкинлек таба.

Әйтергә кирәк, бу чараларда ул гади тамашачы булып кына түгел, ә истәлекләре белән уртаклашып, котлаулар һәм теләкләр белән чыгыш ясаучы активист буларак катнаша.

Тимер туйлары көнендә туганнары, дуслары, күршеләре, кайчандыр бергә эшләгән хезмәттәшләреннән бик күп котлаулар, чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр кабул иттеләр.

– 65 ел гомер – ул сезнең мөнәсәбәтләрегезнең ныклыгын һәм кайчандыр үзегезгә тиң булган яр сайлавыгызны күрсәтүче дәлил. Бу еллар дәвамында сез гаилә иминлеген, бер-берегезгә карата булган җылы хисләрне саклап, кулга-кул тотынышып үткәнсез. Сезне чын күңелдән уртак юбилеегыз белән котлыйм, – диде авыл биләмәсе башлыгы Илдус Динислам улы.

Әминә Абдулла кызы белән Рәсим Мансур улы озак вакытлы мөнәсәбәтләренең сере тырыш хезмәттә, балаларны, арытаба оныкларны бергә тәрбияләүдә, бер-берсен хөрмәт итүдә һәм кайгыртучанлык күрсәтүдә, диләр. Әрләшеп торырга вакытлары булмаган, дөнья мәшәкатьләре баштан ашкан, тормыш йөген икәүләп тартканнар алар.

Юбилей чарасы бик ихлас һәм матур үтте. Әлеге күркәм гаилә бәйрәмен билгеләп үткән пар – авылыбызның күрке һәм яшьләргә үрнәк. Ювелир эшендә югары пробалы алтын бәяләнсә, җәмгыятьтә алтын туйга кадәр тату яшәгән гаилә парлары хөрмәткә лаек. Ә безнең юбилярлар исә хәтта 65 еллык тимер туйларын бәйрәм иттеләр! Киләчәктә без аларның йөз еллык юбилейларын да бергәләп каршылауларын телибез!

Гөлчәчәк Солтанова, китапханәче

Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: