Чишмэ
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
26 декабрь 2024, 17:00

Башкортстанның иң матур Карсылуы

Яңа ел алдыннан республика башкаласында матурлык һәм нәзакатьлек бәйгесе узды. Уфада ел саен үткәрелә торган «Ҡарһылыуҡай-2024» гүзәллек һәм гореф-гадәтләр бәйгесенең гала-финалында Башкортстанның иң матур Кар кызы сайланды. Финалда бөтен Башкортстаннан барлыгы утыз Карсылу катнашты. Ә төп призлар бик шәп иде. Җиңүчеләр бөтенрәсәй һәм халыкара гүзәллек бәйгеләрендә республика исеменнән чыгыш ясау хокукына ия булдылар. Таҗ алу өчен юниорлар категориясендә 12 яшьтән 17 яшькә кадәр, өлкәнрәкләр арасында 18 яшьтән узган чибәр кызлар ярышты. Фотода Чишмә кызы Азалина Мортазина.

Башкортстанның иң матур Карсылуы
Башкортстанның иң матур Карсылуы

Чишмә районы данын поселокның бишенче мәктәбенең 6«А» сыйныф укучысы Азалина Мортазина яклады. Ярыш йомгаклары буенча Чишмә кызы өченче дәрәҗә дипломга лаек булды.

– Бәйге җиңел булмады, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты конкурсантның әнисе Гөлнара Мирас кызы. – Кызлар барысы да бик чибәр, матур киемнәрдән иде. Бәйге үзләре белән таныштырудан башланды, кызлар Карсылу костюмнарында сәхнә буйлап йөрделәр, яңа елда иң изге теләк бәйгесендә катнаштылар, иҗади чыгышлар да булды, шулай ук киемнәрдәге милли бизәкләр дә исәпкә алынды.

Гөлнара Мортазина шулай ук бәйгедә катнашучыларның үз гомерләрен хәвеф астына куеп тынычлыгыбызны саклаучы каһарман яугирләребезгә багышланган сүзләрен, ата-аналарга иминлек һәм сәламәтлек, Җир йөзендәге барлык кешеләргә гаилә бәхете теләүләрен ишетү йөрәккә ятышлы булды, дип билгеләп үтте.

– Җырлар республикабызда яшәүче төрле халыклар телләрендә яңгырады, биюләр таң калдырды. Безнең Азалинаның чыгышы үзенчәлекле булды, ул синтезаторда полька уйнады. Чарада әти-әниләр, дәү әни-дәү әтиләр, абый-апалар, эне-сеңелләр, танылган шоу-бизнес артистлары һәм күренекле жюри әгъзалары күп булды, – диде ул.

Җиңүчеләргә дизайнерлар кулы тарафыннан ясалган таҗлар, тасмалар һәм истәлекле сувенирлар, сертификатлар бүләк ителде. Алар Мәскәүдә «Рәсәйнең милли Кар кызы» гранд-финалында катнашу өчен юллама алдылар.

 

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: