Чишмэ
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
17 декабрь 2024, 10:00

Каһарман яугир анасы

«Җиңү өчен» волонтерлык хәрәкәте Ярми авылында яшәүчеләрне дә берләштерде. Ярмилеләр махсус хәрби операция башланган чордан бирле Ватанны саклаучыларга ярдәм итә, алар арасында Клара апа Мөслимова да бар. Без батырлыклары чын каһарманлык символына әйләнгән хәрбиләр турында еш язабыз. Ярми авылыннан Азамат Мөслимов та махсус хәрби операциягә беренчеләрдән булып киткән.

Каһарман яугир анасы
Каһарман яугир анасы

Ул Рәсәй Федерациясенең Оборона министрлыгы белән өч елга контракт төзегәч, әнисенә: «Минем урыным анда, Ватанны саклаучылар арасында. Әни, мине көт, һичшиксез, кайтырмын!» дигән.

Ләкин, кызганычка каршы, аңа кире кайтырга насыйп булмаган.

Отделение командиры Азамат Мөслимов хәрби заданиене үтәгәндә иптәшләрен коткарып үлемечле яра алган. Ул кыюлыгы һәм Ватанга тугрылыгы өчен вафатыннан соң Батырлык орденына лаек булды.

Азамат зур һәм тату гаиләдә үскән. Әтисе Фәнил Фәрхетдин улы гомере буена «Победа» колхозында механизатор, әнисе Клара Сәфәргали кызы сыер савучы булып эшләгән. Алар биш улларын да яхшы укырга һәм тырышып эшләргә, шулай ук башкаларга хөрмәт белән карарга өйрәтеп үстергәннәр.

Азамат, гаиләдә өлкән бала буларак, туганнары өчен һәрвакыт үрнәк булып торган: яхшы укуы өчен аңа «Орленок» пионер лагерена юллама биргәннәр, мәктәпне бары тик яхшы билгеләргә генә тәмамлаган.

1982-1984 елларда Азамат Уссурийск шәһәрендә Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән. Җаваплы һәм максатка омтылучы хәрби хезмәткәр прапорщик званиесенә кадәр күтәрелгән.

Азамат Мөслимов кайда гына хезмәт итмәсен һәм эшләмәсен, әти-әнисе аның җитәкчеләреннән һәрвакыт Рәхмәт хатлары алган. Ул теләсә нинди проблемаларны хәл итә, хезмәттәшләре белән уртак тел таба һәм үз командасын батырлыкларга рухландыра белгән.

Клара Сәфәргали кызы улының якты истәлегенә аның эшен дәвам итәргә карар итеп, авыл волонтерлары сафына кушылган. Ул яугирләргә маскировка халатлары һәм ятьмәләр үрү өчен материаллар сатып алуга 50 мең сум акча биргән.

– Газиз улым туган илебез өчен гомерен аямады, мин аның турында якты хатирә саклануын телим. Дөньяда тынычлык һәм иминлек урнашсын өчен көрәшүче егетләр безнең ярдәмне тоярга тиеш, – диде ул.

Клара Сәфәргали кызы тиздән сугыш тәмамлануына өметләнә, һәркем якыннарының, һәр ана улының исән-сау өйгә кайтуын көтә, ди ул. Шулай ук Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуровка, Ярми авыл Советы биләмәсе башлыгы Хәнур Исмәгыйлевка һәм барлык авыл халкына ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.

Ярми мәдәният йорты мөдире Гөлфия Сәрвәрова хәйрия эшчәнлегенең мөһимлеген билгеләп үтте.

– Авылдашыбыз Клара Сәфәргали кызы – каһарман яугир анасы. Ул үз үрнәге белән безне берләшергә һәм ил сакчыларына ярдәм итү өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә рухландыра, – диде Гөлфия Харрас кызы һәм авыл хатын-кызларының ике ел инде махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскхалатлар үрүе турында сөйләде. – Егетләр безнең, гаиләләренең һәм дусларының, аларны ярдәмсез калдырмаячагыбызны беләләр. Маскхалатлар һәм челтәрләр – ул булышлык итү һәм рәхмәт белдерү символы. Туган илне саклаучылар безнең хәстәрлекне тойсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә омтылабыз, – диде ул.

Әлеге гади булмаган чорда бер-береңә ярдәм итү мөһим, һәм бу эш алгы сызыктагы сугышчыларыбыз җиңү яулаганчы дәвам итәчәк, дип билгеләп үтте.

Автор:Диана Байкова
Читайте нас: