Ә Чишмә балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең картиналары алмашка Төньяк Осетиягә җибәрелде, алар анда шулай ук күргәзмәгә куелды. Укучылар үз эшләрендә туган якның матурлыгын һәм мәдәниятен чагылдырдылар.
Күргәзмәдә рәссам-график, СССР (Россия) Рәссамнар берлеге әгъзасы, Рәсәй Федерациясенең һәм Башкортстанның атказанган рәссамы, Михаил Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музее директоры Айрат Терегулов катнашты.
– Музейның сәнгать мәктәбе белән хезмәттәшлек итүе бик яхшы. Бу балалар өчен күргәзмәдә катнашып үз эшләреңне күрсәтү, башкаларның фикерен белү мөмкинлеге, шулай ук төбәкара файдалы тәҗрибәләр уртаклашу, – дип үз фикерен белдерде Айрат Рәүф улы.
Якташыбыз, гимназия укучысы, Чишмә балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлегендә һәм вокал белән шөгыльләнүче, 2024 елда Башкортстан Республикасы Башлыгы стипендиаты булган Ева Шавлохова бу чарада ике төбәкне бәйләп торучы булды. Чөнки Еваның картәтисе Георгий Шавлухашвили тумышы белән Төньяк Осетиядән. Ул – Бөек Ватан сугышының данлыклы герое, тик туган илендә аның казанышлары турында тарихчы Тимур Карданов ярдәмендә 2017 елда гына билгеле булды. Ә икенче картәтисе, фронтовик Александр Гурба, Чишмәдән. Аларның сугышчан юлы турында оныклары яттан белә. Районда тәкъдим ителгән Төньяк Осетия картиналары күргәзмәсендә Ева өчен ата-бабалар һәм буыннар бәйләнеше чагылыш таба.
Визит-үзәккә килүчеләр өчен ул бу көнне «Я лечу над Россией» җырын башкарып, сугыш еллары вакыйгалары турында уйланырга мәҗбүр итте.
Фотоларда: 1. М. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музее директоры Айрат Терегулов һәм Чишмә сәнгать мәктәбе директоры Татьяна Хәбибуллина; 2. Күргәзмәгә куелган картиналар янында Ева Шавлохова; 3. Беренче рәттә - бүләкләнүче укучылар; 4. Осетин биюен башкручы Самира Мөхәммәтҗанова һәм Лиана Габбасова.