Чишмә делегациясе әгъзалары билгеләп үтүенчә, «Бөтендөнья башкортлар корылтае (Конгрессы)» халыкара иҗтимагый оешмалар берлегенең VI съезды – ул, барыннан да элек, төрле илләрдән килгән башкортларның элекке дуслары, фикердәшләре, остазлары белән очрашу, башкорт телен, халык гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклап калу өчен мөһим бурычларны хәл итү һәм проектлар кабул итү, аларны арытаба тормышка ашыру урыны.
Рәфис Карагулов, үз чиратында, Чишмә районы башкортлар Корылтаеның конгресс тарафыннан куелган бурычларны югары җаваплылык белән үтәвен, инициаторлар төркемнәренең башлангычларын хуплавын ассызыклап китте.
Җирле корылтайның эше соңгы берничә елда бигрәк тә активлашты. Башкорт хатын-кызларының район җәмгыяте рәсми рәвештә 2019 елда оештырылды. Шул вакыттан бирле аңа элек башкорт теле һәм әдәбиятын укыткан җәмәгать эшлеклесе Лилия Салихова җитәкчелек итә. Башкорт авылларында «Агинәйләр» клублары оештырылды. Агинәй булу – ул зур җаваплылык, алар халкыбызның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклап калу турында хәстәрлек күрәләр, аларны балаларыбыз һәм оныкларыбызга тапшыру өстендә актив эш алып баралар.
Безнең башлангыч, район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров һәм «Мең» ыруы төбәк иҗтимагый оешмасы советы ярдәмендә район һәм республика күләмендә күп чаралар үткәрелә. Мәсәлән, «Аек авыл» бәйгесе барышында Чишмәнең «Киез итекләрдә хоккей» проекты бөтен республикага билгеле булды. «Агинәйләр» клубы әгъзалары берничә тапкыр «БСТ» һәм «Россия-2» телеканаллары тапшыруларына, «Юлдаш» һәм «Ашкадар» радиосында үткән туры эфирларга чакырылды, алар турында тапшырулар төшерелде...
Киләчәктә башкорт халкы арасында эшмәкәрлекне үстерү, гаилә абруен күтәрү, сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә булышлык күрсәтү кебек мәсьәләләргә игътибар юнәлтергә, яшьләрне иҗтимагый оешмаларда эшләүгә җәлеп итәргә телибез. Шушы көннәрдә бергә җыелып Бөтендөнья башкортлар корылтае съезды йомгаклары турында фикер алышачакбыз, киләсе 2025 елга эш планнарын билгеләячәкбез, – диде Рәфис Зәки улы.
Чишмә районыннан делегат Флорида Байкова – берничә ел элек Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров тәкъдиме белән оештырылган «Атайсал» проектында актив катнашучы. Флорида Винер кызы фикеренчә, «Атайсал» мәрхәмәтле эшләр башкаручы республика халкын берләштерә.
– «Атайсал» хәзерге вакытта аеруча мөһим булган проект. Без, барыбыз да, хәлдән килгәнчә башкаларга ярдәм итәбез яки социаль проектларны тормышка ашыруда булышлык күрсәтәбез. Тик бар кеше дә, минем аркада менә шуны сатып алдылар яки мин аларга ярдәм иттем, дип ачыктан-ачык сөйләми. Безнең халыкка шулай эчкерсез ярдәм итү, игелекле гамәлләр кылу һәм бу турыда башкаларга белгертмәү хас. Ләкин, минемчә, игелекле эшләреңне «Атайсал» сайтында теркәү – бу мактану да, башкалар алдында үзеңне өстен кую да түгел, чөнки сайтта теркәлеп һәм үз проектыңны тәкъдим итеп, син башкаларны үз артыңнан ияртәсең, алар да кече Ватаныбызга ярдәм итсен өчен үрнәк күрсәтәсең. Дусларым һәм танышларым арасында фикердәшләремнең күп булуы шатлыклы. Мин аларны һәркем күрә алсын өчен «Атайсал»ның рәсми сайтында теркәлергә күндерүне үземә максат итеп куйдым. Чөнки бергә булсак, барысын да эшли алачакбыз, – – дип фикер йөртә Флорида Байкова.
Ул «Бөтендөнья башкортлар корылтае (Конгрессы)» халыкара иҗтимагый оешмалар берлегенең VI съездын әзерләүгә һәм уздыруга катнашы булган һәркемгә рәхмәт белдерде.
– Һәр делегатка истәлекле бүләкләр тапшырылды, алар арасында күренекле башкорт галиме һәм язучысы, галим-энциклопедист, башкорт әдәбияты аксакалы, Башкортстанның халык шагыйре, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Башкортстанның атказанган фән хезмәткәре, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Рәшит Шәкүрнең республика Башлыгы гранты ярдәмендә бастырылган «Башкорт халык иҗаты хәзинәләре» китабы да бар. (Ред. искәрмәсе. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, республика әдәбияты тарихына Мифтахетдин Акмулла исемен кайтару, шулай ук чын рухи һәйкәлләр – башкорт энциклопедиясе һәм алты томлык башкорт әдәбияты тарихын бастыру башлангычында нәкъ Рәшит Шәкүр тора). Әлеге китапта халык иҗаты үрнәкләре: Чишмә районының башкорт авылларында яшәгән халыктан җыелган җырлар, аларның тарихы, риваятьләр һәм легендалар, мөнәҗәтләр, мәкальләр һәм әйтемнәр, табышмаклар, эпик истәлекләр үрнәкләре урын алган. Мин галимнең туган авылым Күчемгә килеп, өлкән яшьтәгеләр белән аралашып, аларның сөйләгәннәрен язып алуын хәтерлим әле. Менә бүген, күп еллар узгач, минем кулымда чын хәзинә – аның китабы. Бу безнең өчен бик зур мәртәбә. Без аның эшен дәвам итәргә – киләчәк буын өчен мирасыбызны саклап калырга тиешбез, – дип билгеләп үтте Флорида Байкова.