Чишмэ
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
13 декабрь 2024, 15:00

Сезне өйдә көтәләр

Армиягә көзге чакырылыш тәмамланмаган әле, бу көннәрдә Чишмәдән тагын җиде егет Рәсәй Кораллы көчләре сафларында хезмәт итәргә китте. Шөнгәккүлдән егерме яшьлек Азамат Яхинны әнисе, туган-тумачалары, апалары озатып калды. Әнисе Алияне борчылу, билгесезлек, улы өчен курку хисе биләп алган. – Бер ел вакыт тиз узып китәр. Хәрби комиссарның әйткәннәренә колак салыгыз һәм...

Сезне өйдә көтәләр
Сезне өйдә көтәләр

истәлеккә генә булса да, өйдәгеләргә бер хат язып салыгыз, – дип егетләргә мөрәҗәгать итте хәрби хезмәткә чакырылучыларны озатырга килгән хакимият башлыгы Р. Мансуров.

Поселокта яшәүче Зарема бу көнне абыйсы Линар Исабаевны озатырга килгән.

– Абыемның армиядән кайтуын сагынып көтәчәкмен, СМС-хәбәрләр язышып торырбыз дип өметләнәм, – диде ул.

Хәрби комиссар Илфир Сәлимгәрәев егетләрнең әти-әниләрен, хәрби хезмәткә чакырылучылар Донецк һәм Луганск Халык Республикаларына гына түгел, хәтта чик буендагы Брянск, Курск һәм Белгород якларына да җибәрелмәячәк, дип ышандырды.

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: