Шуңа күрә якыннары, туганнары һәм фикердәшләрен алтынчы китабы белән таныштыруны да ул Бөтендөнья башкортлар корылтаеның алтынчы съездын уздырыр алдыннан Чишмә җирендә оештырды.
Мәхмүт Бәкер улы актив җәмәгать эшчәнлеге алып бара – ул «Дондагы Башкортстан якташлыгы» рәисе, шулай ук Бөтендөнья башкортлар корылтае һәм Башкортстан язучылар берлеге әгъзасы. Якташыбыз хәрбиләр династиясеннән, запастагы подполковник, сугыш хәрәкәтләре ветераны. Аның «Башкорт аты» дип аталган алтынчы китабы – үзенчәлекле басма. Биредә тарихи мәгълүматлар һәм архив материаллары, башкорт аты турындагы риваятьләр һәм хикәяләр аның балачак хатирәләре белән үрелеп бара. Картәтисе Нурмөхәммәттән ишеткән әкиятләр һәм риваятьләр аеруча кызыксыну уята.
Башкортстанның халык артисты Сара Буранбаева үзенең дулкынландыргыч чыгышында әлеге китапны берничә төн елый-елый укуы турында сөйләде һәм балаларга, бигрәк тә киләчәктә солдат булып Ватаныбызны саклаячак малайларга аның эчтәлеге белән танышырга киңәш итте.
«Төньяк амурлары» хәрби-ватанпәрвәрлек клубы җитәкчесе Илдар Шәяхмәтов та моның белән килешә, әлеге басма заман таләбе, бу башкорт атының иҗади һәйкәле, дип билгеләп үтте ул.
Башкорт халкының тарихы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән кызыксынучылар, һичшиксез, бу китапны лаеклы бәяләр.
Презентация кысаларында Мәхмүт Сәлимовка башкорт халкы үзенчәлеген, мәдәниятен һәм телен саклауга һәм үстерүгә керткән өлеше өчен бик күп җылы сүзләр әйтелде һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров та «Туры элемтә» барышында шушы темага кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләде.
Мәхмүт Сәлимов истәлекле «Канзафар би» медале белән бүләкләнде. Аны «Мең ыруы» төбәк иҗтимагый оешмасы советы рәисе Әхнәф Тимербулатов тапшырды. Башкортстан Республикасының күчемсез мәдәни мирас объектларын саклау һәм куллану буенча фәнни-җитештерү үзәге директоры Данир Гайнуллин аңа «Сез авторы булган тагын бик күп китапларны күрергә өметләнәбез» дигән сүзләр язылган күн тышлы көндәлек бүләк итте, ә Чишмә районы башкортлары корылтае исеменнән хөрмәт йөзеннән Башкортстан картасы рәвешендәге яктырткыч тапшырылды. Ул язучының күңелен җылытып, яңа әсәрләр язарга илһамландырып торыр.
Мәхмүт Бәкер улы очрашу вакытында билгеләп үтүенчә, аның шәхес буларак формалашуына Бөек Ватан сугышы елларында 112-нче башкорт кавалерия дивизиясе составында сугышкан ата-бабаларыбыз йогынты ясаган... Ә язучылык сәләте Төньяк Кавказда хәрби хезмәттә авыр яраланганнан соң ачылган. Хәзер ул бар вакытын башкорт халкы тарихын, аның сугышчан данын өйрәнүгә багышлый.
Презентациягә Мәхмүт Сәлимовның дусты, махсус хәрби операциядә катнашучы тележурналист та килде. Әле ул кыска вакытлы ялга кайткан һәм бик теләп дустының шатлыгын уртаклашырга килгән. Алар Ростовта «112-нче кавалерия дивизиясе юлыннан» автоузышында танышканнар. Шул вакыттан бирле әһәмиятле проектларны тормышка ашырган вакытта берничә тапкыр юллары кисешкән.
«Ул минем остазым. Туган илгә тугрылык һәм ватанпәрвәрлек үрнәге», – ди «Журналист» позывнойлы яугир.