Чишмэ
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
10 декабрь 2024, 13:45

Очрашулар күркәм традициягә әйләнде

Пионерлар һәм укучылар йортының техник иҗат бүлеге кунаклар – махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызны кабул итте. Безгә икенче тапкыр кунакка килүче сугышчыны исән-сау күрүебезгә аеруча шатландык. Ул балаларга хәрби бурычын уңышлы үтәгәннән соң чираттан тыш ялга кайтуы турында сөйләде.

Очрашулар күркәм традициягә әйләнде
Очрашулар күркәм традициягә әйләнде

Очрашу бик җылы һәм дустанә шартларда узды. Укучылар аның нинди гаскәрләрдә хезмәт итүе, яугирләрнең көнкүреше, безне ничек саклаулары белән кызыксындылар. Хәрби хезмәткәрләр барлык сорауларга да җентекләп җавап бирде, төпле, чын ирләрчә сөйләшү булды.

Техник иҗат бүлеге укучылары һәм аларның ата-аналары махсус хәрби операция башланганнан бирле якташларыбызга ярдәм итәләр. Без даими рәвештә гуманитар йөк белән окоп шәмнәре җибәрәбез, барлык мәктәп укучыларын аларны дөрес итеп ясарга өйрәттек, 15тән артык мастер-класс үткәрдек. Һәм бүген солдатларыбыздан безнең эшкә уңай бәя алдык. Алар шәмнәр белән «Тылсымлы ручка» берләшмәсенә йөрүче балалар язган хатлар, значоклар, брелоклар табып алуларына шат. Менә бу юлы яугирнең үзенә дә балаларның сувенирларны ничек эшләвен карарга мөмкинлек туды.

Балалардан бүләкләр һәм теләкләр күп булды. «Цифрлы завод: 3D-печать» берләшмәсе укучылары квадрокоптерлар өчен детальләр ясадылар һәм аларны ничек үзгәртергә яки камилләштерергә кирәклеген өйрәнделәр.

«Малышок» мәктәбенә йөрүче кече яшьтәге балалар яу кырындагы хәрби хезмәткәрләргә илтеп тапшыру өчен рәсемнәр, ә «IT-технологияләр» берләшмәсе укучылары открыткалар ясадылар. «Техник конструкцияләү» берләшмәсе укучылары безнең сугышчыларга үзләре ясаган мич һәм миномет макетларының ярдәме һәм аларның конструкциясендәге үзенчәлекләр турында сөйләштеләр. Хәрби хезмәткәрләр, үз чиратында, балаларга яхшы укуларын һәм үзләре сайлаган юнәлеш буенча белемнәрен камилләштерүне теләделәр.

Һәр укучы сугышчыларыбызга үзенең күңел җылысын тапшыра алды һәм тизрәк җиңү белән өйгә кайтуларын теләде!

Гөлнара Яхина, Пионерлар һәм укучылар йортының техник иҗат бүлеге мөдире

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: