Чишмэ
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
10 декабрь 2024, 10:35

Безнекеләр янәдән җиңү яулады

«Ел эшкуары-2024» конкурсының төбәк этабына йомгак ясалды. Чишмәлеләр ике төрле номинациядә җиңү яуладылар. Жюри республиканың 54 районыннан җибәрелгән 168 гаризаны карады, шуларның кырыктан артыгы финалга үтте, ә 16сы җиңүгә иреште.

Безнекеләр янәдән җиңү яулады
Безнекеләр янәдән җиңү яулады

«Халык һөнәрчелеге һәм кәсепчелеге өлкәсендә иң оста эшкуар» номинациясендә Чишмә районы эшмәкәре Нәфис Габдрахманов җиңү яулады.

Аңа тормыш иптәше Лиана белән «Турахан» кәшәнәсенең визит-үзәге янындагы чираттагы һөнәрчелек күргәзмәсендә катнашырга тәкъдим ителде.

Алар район символикасы һәм истәлекле урыннар сурәтләнгән кружкалар, магнитлар, футболкалар, кепкалар һәм башка әйберләр ясыйлар. Габдрахмановлар бу юнәлештә күптән эшли, ә продукцияләрен сату нокталары аша – фотосалонда, поселокның сәүдә үзәкләренең берсендә саталар.

Конкурска гариза бирү тәүдә авыр тоелды, – дип сөйләде Лиана Габдрахманова. – Рәсми өлеш, презентация эшләдек, үзебез турында видеоязма төшердек. Ә хәзер, артка борылып карагач, бу эш бер дә авыр кебек тоелмый. Бәйге финалы Көрәш сараенда узды, чараны оештыру тәртибе безне генә түгел, электән катнашучыларны да гаҗәпләндерде. Һәр номинациядән финалга өчәр дәгъвачы үтте һәм оештыручылар беренче урынга чыгучы турындагы мәгълүматны соңгы мизгелгә кадәр сер итеп тоттылар. Тантаналы шартларда конверт ачылды һәм җиңүченең исеме игълан ителде. Бу вакытта бик дулкынландык, шул ук вакытта кызыксыну көчле булды. Тормыш иптәшем белән шундый мәртәбәле бәйгедә катнашуыбызга бик шатбыз, ә анда җиңү безнең өчен арытаба үсәргә һәм алга барырга этәргеч бирде. Яңа идеяләребез бар, ләкин алары әлегә сер, – диде Лиана.

«Туклану үзәге» җәмгыяте директоры Нурания Урманова «Җәмәгать туклануы өлкәсендә иң оста эшмәкәр» номинациясендә җиңү яулады. 90-нчы еллардан бирле азык-төлек сәнәгате өлкәсендә эшләгән хезмәткәр, хәзерге вакытта үз эшенең беренче класслы остасы гына түгел, инициативалы яңалык кертүче дә булып тора. Нурания Салихҗан кызы технолог буларак, үз эшен сыйфатлы башкарырга тырыша, мәктәп укучылары һәм балалар бакчасына йөрүче сабыйлар туклануына үзгәрешләр кертергә һәм ризыкларны төрләндерергә омтыла. Мөлаем йөзле бу ханымга балаларыбызның өстәлендә тәмле, кайнар һәм файдалы ризык булсын өчен, зур эш башкарырга туры килә. Ул күпсанлы пешекчеләр коллективы белән тәүлек буена элемтәдә тора, аларның хезмәтен югары бәяли һәм һәрвакыт бу хакта ассызыклап үтә. Нурания Урманованың әлеге бәйгедә җиңү яулавы аның дөрес юнәлештә эш алып баруына дәлил.

 

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: