Чишмэ
+10 °С
Ясно
Гомуми мәкаләләр
6 Декабря 2024, 08:00

Рәсәй Хөкүмәте вице-премьеры Чишмәгә килде

Рәсәй Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Патрушев күптән түгел Башкортстан премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Андрей Назаров белән берлектә Чишмә май экстракцияләү заводында булып китте.

Рәсәй Хөкүмәте вице-премьеры Чишмәгә килдеРәсәй Хөкүмәте вице-премьеры Чишмәгә килде
Рәсәй Хөкүмәте вице-премьеры Чишмәгә килде

Бу көннәрдә заводка кунак артыннан кунак килеп кенә тора, ярый ла күрсәтер һәм горурланырлык урын бар. Мәртәбәле кунаклар килүгә заводта гына түгел, гомумән, поселокта җентекләп әзерләнделәр. «Хәтта асфальт юдылар», дип шаярта кайберәүләр.

Бүгенге көндә инде очрашу уңышлы үтте дип әйтергә була. Башкортстан премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Андрей Назаров та бу хакта социаль челтәрләрдә уңай бәяләмә биргән: «РФ Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Патрушев белән «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыятенең җитештерү куәтләрен карадык.

Заводта тәүлегенә мең тоннага кадәр көнбагыш һәм 600 тоннадан артык рапс эшкәртелә, 300 тоннадан артык үсемлек мае эшләп чыгарыла, ул маргарин һәм шул исәптән майонез җитештерү өчен дә кирәк.

Предприятие белән белемле команда идарә итә. Соңгы елларда компания модернизациягә миллиард сумга якын инвестиция керткән.

29 мең тонна сыйдырышлы элеватор комплексы төзелә башлый. Шөнгәккүл чимал базасы территориясендә 160 мең тонна сыйдырышлы тагын бер элеватор төзекләндерелгән.

Нәтиҗәдә, биредә җитештерүчәнлек арткан һәм җитештерү процессында югалтулар кимегән. Быел 135 мең тонна көнбагыш һәм 9 мең тонна рапс мае алыныр дип көтәбез. Соңгысы актив рәвештә чит илләргә җибәрелә. Шушы көннәрдә генә дә 2,2 мең тонна продукция белән бер составны Кытайга озаттык, ел ахырына кадәр тагын дүртне җибәрү планлаштырыла.

Заводка дәүләт ярдәме чаралары да тышкы икътисадый бәйләнешләрне тормышка ашырырга ярдәм итә. Продукцияне экспортка транспортировкалау һәм аны тышкы базарларда сертификацияләү чыгымнарының бер өлеше субсидияләнә. Санкцияләр шартларында биредә чиксез мөмкинлекләр ачылды.

Шунсы да мөһим – бу безнең рапс һәм көнбагыш үстерүче фермерларыбыз өчен зур файда. Еракка ташуның һәм логистикага акча тотуның кирәге юк. Якында гына үз предприятиебез бар.

Дмитрий Николаевич та Чишмә заводының җитештерү куәтен һәм башкорт аграрчыларының мөмкинлекләрен югары бәяләде».

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас