Проектны Башкортстан Республикасының Эшмәкәрлек һәм туризм министрлыгы, «Минем бизнес» үзәге һәм «Башкортстан Республикасының эшмәкәрлек буенча агентлыгы» ярдәмендә «Республика хатын-кыз эшмәкәрләре ассоциациясе» оешмасы гамәлгә ашыра.
Катнашучылар белән тәүге очрашу-танышу поселокның беренче мәктәбендә узды.
Балалар алдында төрле эшчәнлек белән шөгыльләнүче берничә спикер чыгыш ясады. Алар үз юллары һәм эшмәкәрлеккә ничек килүләре турында сөйләделәр.
Спикерлар залда утыручылар белән актив аралаштылар, кайбер югары сыйныф укучыларының хәтта эшмәкәрлек сәләтен тормышка ашырырга тырышып каравы ачыкланды. Мәдинә Нурмөхәммәтова, мәсәлән, рәсем ясау белән мавыга, һәм шул рәвешле акча эшләп караганы бар. Бер картинасын хәтта сатып җибәрә алган. Спикерлар аның тырышлыгын игътибарсыз калдырмадылар, мактауга лаек булуын билгеләп үттеләр.
Курслар балаларга хәзер, мәктәптә укыган вакытта ук үз эшен башлау яки моңа омтылу өчен зур мөмкинлек бирәчәк. Моңа кадәр барып җитмәсәләр дә, алар финанс белем алачак, үзләренең көчле якларын һәм мөмкинлекләрен яхшырак аңлаячак. Бу программада катнашу укучыларга шулай ук югары уку йортына кергәндә өстәмә баллар да бирәчәк.