Чишмә поселогының «Аленушка» балалар бакчасына йөрүче өч яшьлек Асель Хисмәтуллина катнашучылар арасында иң кечкенәсе булды һәм бәйге шартлары буенча чарадан тыш чыгыш ясады.
Чыгышларны Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының башкорт филологиясе факультеты деканы, профессор, филология фәннәре докторы Ләйлә Хө-сәенова, БДПУның башкорт филологиясе факультетының төрки һәм көнчыгыш телләр филологиясе кафедрасы мөдире вазыйфаларын башкаручы, филология фәннәре кандидаты, доцент Айтуган Куланчин, Чишмә районының башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Галия Юнысова, Бөтендөнья башкортлар корылтае аппаратының баш белгече Кадрия Дәүләтханова, Чишмә мәгълүмат үзәге директоры («Родник плюс» гәзитенең баш мөхәррире) Дилбәр Хәмитова катнашлыгындагы жюри бәяләде.
Бәйгене башкорт телендә матур итеп шигырь сөйләп өч яшьлек Асель Хисмәтуллина ачып җибәрде һәм шулай ук йомгаклау этабында да катнашты.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бәйгедә катнашучылар шигырьләр сайлауга һәм сәхнәдә чыгыш ясауга бик җаваплы карадылар, үзенчәлелекләрен, артистлык сәләтләрен күрсәттеләр. Һәр катнашучы үзенең остазы белән берлектә әзерләнгән чыгышын бөтен күңелен салып, истә калырлык итеп башкарырга тырышты.
Жюрига бәйгедә катнашучылар арасыннан җиңүчеләрне сайлап алу җиңел булмады. Бәйге шартлары буенча оста чыгыш ясаучылар ике яшь категориясе буенча билгеләнде.
Дәүләкәннән 11 яшьлек Әмил Шәфиев һәм Миякәдән 12 яшьлек Самира Туленкова беренче дәрәҗә диплом, Авыргазыдан 9 яшьлек Гөлдәрия Сатлыкова, Иглиннан 14 яшьлек Ямил Мозафин, Әлшәй районыннан 12 яшьлек Айнур Исәнов икенче дәрәҗә диплом һәм бүләкләр алдылар.
Бишбүләк районыннан 11 яшьлек Лидиана Абайдуллинага, Чишмә районыннан 10 яшьлек Әмирә Хисмәтуллинага, Благовар районыннан 11 яшьлек Айгиз Гайсинга өченче дәрәҗә диплом һәм шулай ук бүләкләр тапшырылды.
Чишмә районы башкортлары корылтае рәисе Рәфис Карагулов «Акмулла – яктылык шагыйре» музыкаль шигърият бәйгесендә барлык катнашучыларга рәхмәт белдерде. Дәүләкәннән Айбулат Гыйззәтуллин, Миякәдән Илнара Гафарова, Эвелина Солтанова һәм Алсын Мәсәлимов, Благовардан Илүзә Хәмитова, Чишмәдән Арслан Хәсәнов, Миләүшә Хәсәнова, Сабина Галиева һәм Динислам Азнагулов, Авыргазыдан Линара Каһирова, Благовар районыннан Илгиз Вәлиуллин билгеләп үтелде. Барысына да бәйгедә катнашу турында сертификатлар бирелде.
Чара барышында шулай ук «Мең ыруы» иҗтимагый оешмасы резолюциясе – быел декабрь аенда узачак Бөтендөнья башкорлар корылтаеның VI съездында катнашучыларга мөрәҗәгатьнамә кабул ителде.
Бөтендөнья башкортлар корылтае съездында башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларына Мифтахетдин Акмулла исемендәге дәүләт премиясе булдыру турында фикер алышу мәсьәләсе билгеләнде. Резолюция бертавыштан кабул ителде. Чара бергәләп «Мең ыруы» гимнын башкару белән тәмамланды.
Бәйгедән соң укытучылар белән мәктәпләрдә башкорт телен укыту мәсьәләләре буенча махсус киңәшмә үткәрелде.