Чишмэ
+20 °С
Дождь
Гомуми мәкаләләр
2 Декабря 2024, 04:43

Тәҗрибә уртаклашу

Чишмә поселогындагы иң зур предприятиеләрнең берсендә Алтай крае губернаторы Виктор Томенко җитәкчелегендә делегация булып китте. Делегация шушы көннәрдә Уфада узган Рәсәй һәм Казахстан хезмәттәшлегенең XX төбәкара форумында да катнашты. «Чишмә май экстракцияләү заводы» җитәкчесе Айдар Якупов танышудан файдаланып, аларны предприятиегә чакырды. Делегациянең бер өлешен җитештерү эшчәнлеге белән техник директор Сергей Варламов таныштырды, ә икенче өлешен Айдар Вәгыйз улы үз өстенә алды.

Тәҗрибә уртаклашуТәҗрибә уртаклашу
Тәҗрибә уртаклашу

Ул яңартып корылган заманча предприятиедә күптән эшләүче, биредәге барлык процесслар белән якыннан таныш җитәкче буларак, көнбагыш һәм рапс орлыкларын кабул итүдән алып майны дезодорацияләүгә һәм транспортировкалауга кадәр барысы турында да сөйләде.

Сүз уңаеннан, бу мәгълүмат Алтай кунакларын тикмәгә генә кызыксындырмый. Чөнки аларда Благовещен районының Леньки дигән кечкенә авылында нәкъ шундый, ләкин тагын да зуррак куәткә ия заводка нигез салына башлаган. Аны да безнең Чишмә май заводы кергән «Сигма» компанияләр төркеме төзи.

Делегацияне озата йөрүче авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов билгеләп үтүенчә, безнең завод тәҗрибәсе буенча төзелгән производствоны кыю рәвештә эшләтеп җибәрергә, Чишмә предприятиесендә еллар буе җайга салынган, файдалануга тапшырылган һәм тикшерелгән эшчәнлектән курыкмыйча тәҗрибә алырга мөмкин.

Айдар Вәгыйз улы завод янында шәхси йортларда яшәүчеләр белән уртак тел табу тәҗрибәсе белән дә уртаклашты. Җитди каршылыклар беркайчан да булмады, ә майлы хуш ис өчен алардан беркайчан да акча сораганыбыз юк, дип шаяртып алды ул.

Предприятие районның социаль тормышында, шул исәптән төрле төзекләндерү проектларын финанслау программаларында актив катнаша һәм, иң мөһиме, лаеклы хезмәт хакы булган эш урыннары белән тәэмин итә. Алтай краеннан килгән кунакларга да ул шундый ук уңышлар теләде.

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас