Чишмэ
+20 °С
Ясно
Гомуми мәкаләләр
2 Декабря 2024, 04:34

Кеше гомере кыл өстендә

Чишмә районында «Юка боз» операциясе дәвам итә. Шул уңайдан поселок территориясендәге су объектларында фаҗигале хәлләргә юл куймау максатында рейдлар оештырылды, чөнки туңып бетмәгән боз өстенә чыгу кеше гомере бәрабәренә торырга мөмкин. Әлеге вакытта елга-күл өсләрендә боз калынлыгының 7 сантиметрдан да юкарак булуы теркәлгән, димәк ул теләсә кайсы вакытта чатнап су астына төшеп китүең бар. Боз ныклап катырга да өлгермәгән, ә инде һәвәскәр балыкчылар бәке тишеп кармак тотып утыра, һәм үзләрен минут саен хәвеф сагалавы турында уйлап та бирми. Чишмә районында фаҗигале хәлләрне кисәтү максатында поссовет, 95-нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре белән берлектә профилактик рейдлар үткәрү дәвам итә.

Кеше гомере кыл өстендәКеше гомере кыл өстендә
Кеше гомере кыл өстендә

Шушы көннәрдә район хакимияте карамагындагы административ комиссия Калмаш елгасында хәвефсезлек таләпләрен бозып елга уртасында балык тотып утырган бер кешене ачыклады. Аңа карата полиция, Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты, район хакимияте вәкилләреннән торган комиссия тарафыннан

Административ хокук бозулар турында кодексның 13.12 маддәсенең беренче өлеше буенча хокук бозу турында беркетмә төзелде.

Кисәтүләргә карамастан, ныгып җитмәгән бозга чыгарга тәвәккәлләгән балыкчыларга мөрәҗәгать итәбез! Җиде сантиметрдан да юкарак боз өстенә чыккан өчен гражданнарга 2 меңнән 3 мең сумга кадәр штраф салына.

Кисәтүләргә карамастан ныгып бетмәгән боз өстенә чыгучы балыкчыларга мөрәҗәгать итәбез!

Шуны аңлау мөһим, әлегә елга-күлләр өстендә боз катламы калын түгел, ышанычсыз, урыны-урыны белән юка да булырга мөмкин. Бозлы суга төшеп батуыгыз бар.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, балык тотам дип гомерегезне куркыныч астына куймагыз. Балык тоту түгел, ә иминлек һәрвакыт беренче урында булсын!

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас