Хәзер, барлык үсемлекләр кышкы йокыга талгач һәм бакчадагы барлык эшләр тәмамлангач, бәйгедә катнашучыларыбыз бик кызыксынып эпоксид сумаладан яңа ел уенчыклары ясарга өйрәнделәр.
Вера Егорованың эше үз вакытында нәкъ менә шундый уенчыклар ясау белән мавыгудан башланган. Ул вакытта әнисе Мария аңа эпоксид сумаладан әйберләр ясау өчен кирәк-ярак әйберләр сатып ала.
– Үз кулларым белән ясаган беренче әйберем әле булса саклана. Ул вакытта мин, хәзерге кебек, бу материал белән эшләүнең бар нечкәлекләрен белми идем, аларны ирексездән әле эшләнгәннәре белән чагыштырам. Шулай да алары беренчесе һәм аларда шул вакыттагы кәеф, кичерелгән хисләр һәм соклану сакланган, – дип искә алды Вера.
– Эпоксид сумала белән эшләү авыр түгел. Әлеге материалдан ясалган бер үк төрле фигуралар беркайчан бер-берсенә охшамый, һәм аның ничек килеп чыгасын алдан чамалау өчен тәҗрибә кирәк. Мин бүгенге көнгә кадәр өйрәнәм, белгәннәремне камилләштерәм. Тормыш иптәшемне дә эшкә җәлеп итәргә туры килгән чаклар була, чөнки зур күләмле материалны болгату җиңел түгел. Кайчандыр кызым белән башлаган бу мавыгу, мин хыялланганча, әкренләп гаилә эшенә әйләнә бара, – ди Мария.
Осталык дәресендә катнашучыларыбыз чыршы бизәү өчен ингредиентлар һәм декор катнаштырып яңа ел уенчыклары, боланнар, балериналар һәм кыңгыраулар ясаганда бу сүзләрнең хак булуына үзләре дә инандылар.
Беренче мәктәпнең физика укытучысы Зөлфирә Вәлиева Яңа ел бәйрәменә чыршы алмавы, ылыслы ботакларны сулы савытка утыртып, шуларны бизәве турында сөйләде. «Киселгән чыршы кызганыч, без бәйрәм итәбез, ә агач елый», ди ул.
Безнең бәйгедә беренче урын алган җиңүчебез дә поселокның дүртенче мәктәбендә эшләүче укытучы булып чыкты. Ул осталык дәресен бигрәк тә ошатты, һәм Мариядән студиягә гаиләсе белән тагын кайчан килергә мөмкин булуы турында сорашты. Бакча мәшәкатьләре тәмамланган арада иҗади көчне башка эшкә юнәлтергә була, дип саный Зәнфирә Арсланова.
Ә өченче кунагыбыз, Эвелина Байбурина, китапханәчеләр вәкиле булды. Ул үзәк район китапханәсендә күп төрле мастер классларда катнашкан оста буларак, эпоксид сумаладан яңа гына ясалган уенчыкларның нәфислеген, панорамалы тәрәзәдән кичке ыгы-зыгылы поселок урамнары күренеп торган студиядә яңа ел алдыннан гына була торган үзенчәлекле бер халәт хакимлек итүен билгеләп үтте.
Мария Товмасянның студиясе аның кул эшләре белән тулган. Ул балачагыннан рәсем ясау белән мавыккан, Чишмә сәнгать мәктәбен тәмамлаган һәм 18 ел маникюр белән шөгыльләнгән арада тәҗрибәсе арта гына барган. Аның табигать күрке булган агачлар, дини темаларга, хәтта ниндидер уникаль сәгатьләр төшерелгән картиналары бар. Ә ишек янында гына Евразия күчмә цивилизацияләр музее өчен тарихи мотивлар, тәңкә акчалар һәм эпоксид сумала астындагы бизәкле элементлар белән эшләнгән панно эленеп тора...