Чишмэ
+14 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
25 Ноября 2024, 12:00

Геройларыбыз мәңге онытылмас

Район мәдәният сараенда Бөек җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңү салюты»республика фестиваленең төбәк этабы узды. Таләпчән жюри һәм тамашачылар хөкеменә Рәүф Нарикбаев тарафыннан сәхнәгә куелган «Геройларыбыз мәңге онытылмас!» дип исемләнгән театрлаштырылган тамаша тәкъдим ителде. Чынбарлык вакыйгаларга нигезләнгән сценарий якташларыбызның сугышчан батырлыгына багышланды.

Геройларыбыз мәңге онытылмасГеройларыбыз мәңге онытылмас
Геройларыбыз мәңге онытылмас

Солистлар һәм иҗади коллективлар шул чор рухын, авыр сынаулар кичерүне һәм бөек җиңү шатлыгын җиткерә алдылар. Жюри сценарийның куелу дәрәҗәсен дә, тәкъдим ителү форматын да югары бәяләде.

Тамашачылар коллективның чыгышын бик җылы кабул иттеләр. Мария Ибраһимова сугыш елларында шәһәргә катык сатарга йөргән авыл хатыннары турындагы шигырен күңелләргә үтеп керерлек итеп укыды. Фестивальдә иң яшь катнашучы Эрик Әхмәтшин төп рольләрнең берсен башкарды.

Тамашачылар залында утырган әти-әнисе һәм энесе аның өчен җан атып тордылар.

– Улыбыз белән горурланабыз. Ул кечкенәдән сәхнәгә тартыла: тамашачылар алдында чыгыш ясарга ярата. Эрикның хыялы тормышка ашты, ул җитди теманы яктыртып зур сәхнәгә чыкты. Район мәдәният сарае коллективына яшь талантка ышанычлары, бәяләп бетергесез осталык дә-ресе һәм сәхнәдә чыгыш ясарга мөмкинлек биргәннәре өчен зур рәхмәт белдерәсебез килә, – диделәр Надежда һәм Филүс Әхмәтшиннар.

Театрлаштырылган концерт бер сулышта узды. Кызганычка каршы, залда буш урыннар күп иде. Ә концерт, чыннан да, иң таләпчән тәнкыйтьченең дә мактавына лаек булды.

Жюри әгъзалары – Республика халык иҗаты үзәге бүлеге җитәкчесе, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Эльвира Әхмәдъянова һәм халыкара, бөтенрәсәй, төбәкара фестивальләр һәм бәйгеләр режиссеры, Республика халык иҗаты үзәгенең әйдәп баручы методисты Айгөл Зарипова фикер алышу барышында «Яз балалары» фотопроекты күргәзмәсенә аерым тукталып, картиналарның тирән мәгънәгә ия булуын ассызыклап үттеләр.

«Бик якты, күңелгә үтеп керерлек һәм дулкынландыргыч проект. Идея авторларына рәхмәт белдерәбез. Моңа охшаш проектларны очратканыбыз булмады әле», дип билгеләп үттеләр кунаклар.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас