Укучылар алдында Эчке эшләр министрлыгы-ның Чишмә районы буенча бүлегенең ветераннар советы рәисе, отставкадагы милиция подполковнигы Әкрам Туктаров чыгыш ясады. Ул Рәсәй геройларының батырлыгын онытмаска һәм аларны хөрмәт белән искә алырга өндәде.
Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспек-циясенең Чишмә районы буенча юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау инспекторы Әлфия Вәлиева балаларга җәмәгать урыннарында һәм социаль челтәрләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында инструктаж үткәрде. Хезмәт итүчеләр составы белән эшләүче җитәкче Алмаз Карачурин үз чыгышында ватанпәрвәрлекнең әһәмияте турында сөйләде. Укучылар өчен полиция бүлеге бинасында экскурсия үткәрделәр, Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең төп бурычлары һәм эшчәнлек юнәлешләре турында сөйләделәр. Чыгыш ясаучыларның һәркайсы ни өчен полиция хезмәткәре булырга карар итүе һәм эш урынындагы вакыйгалар турында истәлекләре белән уртак-лаштылар.
Арытаба экскурсия музейда дәвам итте, анда укучылар полиция хезмәткәрләренең кыю гамәлләре һәм төрле елларда җинаятьчелеккә каршы ничек көрәшүләре турында белделәр.
«Батырлык дәресе» онытылмаслык тәэссоратлар калдырды. Бәлки, укучыларның кайберләре киләчәктә үзләре дә полицейский һөнәрен сайлар.