Чишмэ
0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
11 ноябрь , 10:00

Тырыш караякуплылар һәр эштә өлгер

Ноябрь аеның тәүге карлы көннәренең берсендә без Караякуп авылында берьюлы ике гаиләдә кунакта булдык. Алар безне шәхси хуҗалыкларында, үз мәшәкатьләре белән каршы алдылар. Мал табибы Илгизәр Таһиров үзләренең йорт алдында фантазиясендә булган бар нәрсәне гәүдәләндергән.

Тырыш караякуплылар һәр эштә өлгер
Тырыш караякуплылар һәр эштә өлгер

Биредә балалар өчен агачтан ясалган гаҗәеп беседка да, мультфильм геройлары белән әкияти йорт да, рәсемнәр белән бизәлгән эт оясы һәм борынгы көнкүреш әйберләре туп-ланган зур булмаган музей да бар. Ә өйдә безне матур самавырлар, төрле керосин лампалары, агач өстәл, имән кысалы көзге, агач кисәкләре эченә урнаштырылган яктырткычлар һәм тагын бик күп нәрсәләр көтә иде.

Район бәйрәмнәрендә сез, бәлки, аның үз куллары белән эшләгән, үрелгән тарантасын күргәнегез бардыр. И. Таһиров һәр әйберне, нинди генә вак һәм катлаулы эш булмасын, намус белән, җиренә җиткереп эшләп куя.

Гаилә тормышында мәшәкатьләр җитәрлек булса да, күптән түгел ул шул рәвешле агачтан әйберләр ясау белән мавыга башлаган. Алар тормыш иптәше Фәүзия белән җиде балага гомер биргәннәр, хәзер унбиш оныклары үсеп килә, алар белән горурланалар.

Хуҗалык алып баралар, мал-туар асрап, бакча үстереп гомер кичерәләр. Илгизәр ундүрт ел үзенә ышанып тапшырылган участокта ветеринария иминлеге сагында хезмәт куя, ә тормыш иптәше лаеклы ялда, өй эшләре белән мәшгуль. Әйтергә кирәк, алар кул кушырып тик утыра торган кешеләр түгел. Безгә вакыт табып сөйләшкәннән соң капкага кадәр озатып кую белән Илгизәр абыйның җәйге декорацияләрне җыештырырга керешүе күренде. Димәк, тиздән биредә маймыллар һәм лианалар урынына кышкы образлар барлыкка килер, кунакка кайткан оныкларын яңа персонажлар каршы алыр.

Күрше урамда, Азамат Ягафаров гаиләсендә дә тормыш кайный. Яшь хуҗаның да тик торырга вакыты юк, чөнки быел гына салынган яңа абзарында 13 баш мал-туары, шул исәптән өч савым сыеры бар. Йорт алдында капиталь төзелеш, бар коммуникацияләр уйланылган, су үткәрелгән, һәр терлекнең үз урыны, эчтә коры һәм чиста, печән җитәрлек, карап торырлык инде менә! Ә якында гына, шулай ук уңайлы итеп төзелгән келәттә кышка җитәрлек әзерләнгән мал азыгы сак-лана. Ә кайчандыр барысы да ихатада салынган кечкенә абзардан һәм ике баш малдан башланган.

Әлегә Азаматның бөтен иҗади энергиясе йорттагы хуҗалыкка китә. Ихатада техникасы – трактор һәм печән җыйгыч пресс тора, бу үз көчең белән мал азыгы әзерләргә һәм гаилә бюджетына әзме-күпме экономия ясарга мөмкинлек бирә.

Тормыш иптәше Алина һәм үзенә ике тамчы су кебек охшаган унөч яшьлек улы Самир – аның төп ярдәмчеләре. Шуңа күрә янгын сүндерү бүлегенә эшкә киткән вакытта өйдә таянырдай кешеләр бар.

Ә Ягафаровларның төп-чек уллары Эмиль, 1 яшь 8 айлык кына булуга карамастан, әледән үк техникага исе китеп тракторга утырырга атлыгып тора.

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: