Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
6 ноябрь , 10:00

Яугирләр өчен пластырь-ингаляторлар ясыйлар

Чишмә авылының икенче мәктәбендә махсус хәрби операциягә гуманитар йөк белән озату өчен пластырь-ингаляторлар эшләү буенча «Сәламәт бул» дип аталган осталык дәресе узды.

Яугирләр өчен пластырь-ингаляторлар ясыйлар
Яугирләр өчен пластырь-ингаляторлар ясыйлар

Аны оештыручылар арасында тормыш иптәше хәрби хезмәткә алынган Назгөл Михайлова һәм директор урынбасары Наилә Солтанова да бар.

Назгөл ингаляторларның тәүге комплектларын узган елда ук эшли башлаган. Аларны ясарга интернеттан карап волонтерлардан өйрәнгән.

Бер авырлыгы да юк. Составында – пластырь, камфор һәм эвкалипт майлары. Пластырь-ингалятор ясарга кирәк дигән фикеремне мәктәп җитәкчелеге белән дә уртаклаштым, алар хуплады. Акча җыеп, кирәкле әйберләргә заказ бирдек һәм ата-аналар комитеты, укытучылар һәм укучылар ярдәмендә мастер-класс үткәрдек. Алюминий төргәктә 76 комплект эшләдек, аларның һәркайсына 10 пластырь салынган, – диде Назгөл.

Бу пластырь-ингаляторлар яугирләргә салкын тигән, борын тыгылган, томау төшкән һәм йөткергән вакытта ярдәм итәчәк.

Аның саклагыч катламын салдырырга һәм келәйле ягы белән киемгә (күкрәк тирәсенәрәк) ябыштырырга, эфир майларына аллергия булмаса, киемнең эчке ягына да куярга мөмкин. Аның файдасы дүрт сәгатькә җитә.

Исегезгә төшерәбез, тиздән районда чираттагы гуманитар конвой озату планлаштырыла.

Ярдәм итәргә теләүчеләр Чишмә поселогы, Киров урамы, 50 адресы буенча район хакимиятенә, 5-нче бүлмәгә мөрәҗәгать итә ала. Телефон 8 (34797) 2-06-77.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: