Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
30 октябрь , 12:00

Якташыбыз Шәйморатов медале белән бүләнләнде

«Апостол» чакырулы яугир белән без ул кыска вакытлы ялга кайткач очраштык. Аңа 52 яшь, моңа кадәр төзелеш эшләре белән шөгыльләнгән. Район гәзите журналистлары белән очрашуда ул, кайчандыр ата-бабаларыбыз яуга киткән кебек, йөрәк кушуы буенча хәрби хезмәткә китү өчен контракт төзүе турында сөйләде.

Якташыбыз Шәйморатов медале белән бүләнләнде
Якташыбыз Шәйморатов медале белән бүләнләнде

Әлбәттә, гаиләсе бик борчылган, якыннары җибәрергә теләмәгәннәр.

Ләкин мин туган җиребезнең «НАТО итеге» белән тапталуына юл куя алмадым. Яшем буенча туры килмәгәнгә Башкортстаннан китә алмадым, шуңа күрә кыска вакытлы контракт төзеп Алтай краеннан хәрби хезмәткә алындым. Дәүләт чикләрен сакладым. Июньдә гаиләм янына кайттым. Бер ай ял иткәннән соң Алмаз Сафин исемендәге батальонга хәрби хезмәткәрләр җыюлары турында белдем. Шул рәвешле мин СВО зонасына икенче тапкыр эләктем, миномет батареясында минометчы булып хезмәт итәм. Анда, тасма аръягында, кайчак якташларыбыз белән аралашып була. Без анда бердәм команда. Бер-беребезгә ярдәм итәбез, тәҗрибә уртаклашабыз. Даими рәвештә гуманитар ярдәм алабыз. Күптән түгел кулыма Чишмә районыннан бишенче сыйныфта укучы баланың хаты килеп эләкте. Аны иң кадерле әйберем кебек саклыйм. Чишмәлеләр ясап җибәргән талисман-чебурашкаларыбыз да бар.

Ярдәм итүчеләрнең, безгә гуманитар йөк җибәрүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерәм, гаиләмә, балаларыма, якыннарыма һәм туганнарыма аерым рәхмәт әйтәсем килә. Безгә анда рухи ярдәм бик мөһим. Яшермим, бик авыр, куркыныч. Әмма ышаныч һәм җиңүгә өмет теләсә нинди кыенлык-ларны җиңәргә ярдәм итә. Медаль тапшырылуы күңелне күтәреп җибәрде, әлбәттә, әмма ул әлләни мөһим түгел, чөнки безнең барыбыз өчен дә иң мөһиме – җиңү яулау, – диде ул

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: