Ярми мәдәният йорты мөдире Гөлфия Сәрвәрова билгеләп үтүенчә, әлеге конкурс балалар һәм аларның ата-аналары, картәни-картәтиләре өчен чын бәйрәмгә әйләнде.
– Мәдәни чаралар аша балаларда туган телебезгә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбиялибез. Сез аларның хисләнеп шигырь сөйләүләрен, моңлы итеп җырлауларын һәм оста итеп биюләрен күрсәгез икән! Алар татар халкының милли киемнәре белән кызыксыналар. Бу да үз мәдәниятебезне саклап калу өчен бик мөһим, – диде ул.
«Радуга» балалар бакчасына йөрүче Әмир Вафин белән Лилиана Галикәева сәхнәдә чыгыш ясадылар һәм саф татар телендә сөйләп үзләре белән таныштырдылар.
– Безнең балалар бәйгедә бик теләп катнаштылар, әниләре белән бергәләп пешергән, үзләре яраткан милли ризыклар турында сөйләделәр. Бу чара аларга милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне яхшырак белергә ярдәм итә, – дип сөйләде балалар бакчасы тәрбиячесе Зөлфия Гарипова.
Балалар бәйгене йомгаклау этабында педагоглар белән берлектә татар халкы гореф-гадәтләренең берсен, борынгы «Каз өмәсе» йоласын сәхнәләштереп күрсәттеләр. «Радуга» балалар бакчасы мөдире Гүзәл Байкова әлеге бәйгенең әһәмиятен билгеләп, аны үткәрүдә булышлык күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерде.
– Балалар бакчасы коллективы исеменнән «Татар кызчыгы. Татар малае-2024» конкурсындакатнашучырга чын күңелемнән рәхмәт белдерәсем килә. Бу вакыйга безнең балалар бакчасына йөрүче сабыйлар өчен бәйрәм генә түгел, ә милли гореф-гадәтләрне саклауда һәм арттыруда мөһим адым булып тора. Мин сәхнәдә чыгыш ясап үз сәләтләрен күрсәтә алган сабыйлар белән горурланам. Әлеге күркәм чараны үткәрүдә зур ярдәм күрсәтүләре һәм актив катнашулары өчен әти-әниләргә зур рәхмәт! – диде ул.
17 октябрьдә Балалар сәнгать мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы район сугышчыларына ярдәм йөзеннән «Без бергә!» исеме астында хәйрия чарасы – педагоглар һәм укучылар тарафыннан оештырылган концерт булды.
– Бу сәләтле егетләребезнең патриотик чыгышларын күрү өчен менә дигән мөмкинлек. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәктәп әлеге концертта җыелган 100 мең сумнан артык акчаны хәрби-ләребезгә ярдәм итүгә юнәлдерәчәк, – диде Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров.
Концертта мәктәп укучылары һәм укытучылар башкаруында вокаль һәм инструменталь әсәрләр яңгырады, шулай ук төрле бию номерлары тәкъдим ителде. Тамаша залында буш урыннар юк иде. Бу көнне залда 200дән артык кеше утырды. Ә укучылар, үз чиратында, чын артистлар кебек чыгыш ясадылар. Гадәти булмаган, яңача, бигрәк тә патриотик рух белән сугарылган чыгышлар күп булды. Күңелләр горурлык хисе һәм күзләр шатлык яшьләре белән тулды...
Фортепиано һәм гитара моңнары уйландырды, хисләр өере тамаша залыннан ерак-еракларга алып китте. Ә хәрби киемдәге сөйкемле һәм горур малайлар бу кичтә кечкенә сәхнә йолдызларына әверелделәр!
Концерт җылы һәм күңелле халәттә узды, тамашачылар чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.