Алар үзләренең иҗади, интеллектуаль һәм физик сәләтләрен күрсәттеләр.
Чишмә поселогының 5-нче урта мәктәбеннән Усеевлар гаиләсе өченче урын алды. Икенче урында – поселокның 1-нче мәктәбеннән Ялаловлар. Бәйгедә җиңүчеләр итеп 5-нче мәктәптән Нуретдиновлар гаиләсе танылды. Алар Зур гаилә уеннарының 26-28 сентябрьдә узачак республика этабында катнашачак.
Конкурсның финалы «Патриот» ватанпәрвәрлек паркының «Авангард» укыту-методика үзәгендә узды, анда бөтен республикадан 61 гаилә – 140 ата-ана, 80нән артык бала һәм 50 оештыручы җыелды.
Төрле сынаулар, яңа танышлар, дуслар, кызыклы күңел ачу һәм белем бирү программасы, ә иң мөһиме – җылы гаилә мохите – боларның барысы да – зур гаилә уеннары бәйгесе!
Безнең һәр җирдә өлгер булган катнашучыларыбыз – Нуретдиновлар гаиләсе Чишмә районы исеменнән лаеклы чыгыш ясап, «Җиңүгә омтылыш өчен» номинациясендә җиңү яулады. Рөстәм Әмир улы, Әлфинә Сәүбән кызы һәм аларның уллары Самат конкурсның барлык сынауларын да уңышлы үттеләр, кызыклы күңел ачу һәм белем бирү программалары белән таныштылар, ә иң мөһиме – яңа танышлар һәм дуслар таптылар.
Без Нуретдиновлар гаиләсен лаеклы җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз һәм катнашулары өчен аларга рәхмәт белдерәбез!
Бу тәҗрибә һәркемгә шатлык һәм яңа тәэссоратлар китерсен. Әлеге чара гаиләләребездә бер-дәмлек һәм ватанпәрвәрлек рухын ныгытыр дип ышанабыз!
Айгөл Михайленко, 5-нче мәктәп директорының тәрбия буенча киңәшчесе.