Төнлә балыкка баргач фонарь яктыртып елга төбен караганда яр буеннан дүрт метр чамасы эчтәрәк нәрсәдер ятуын күреп калдым. Көндез тагын шул урынга бардым. Үзем белән бау да алдым. Суга чумып бау белән бәйләдем дә тартып чыгардым. Интернетта эзләнгәч, бу тәгәрмәчнең «Максим» пулеметы лафеты булуын аңладым, – дип сөйләде ул.
Чыннан да, тарихтагы мәгълүматлар буенча, Англиядә эшләнгән «Максим» пулеметы 1899 елдан башлап Рәсәйгә чыгарылган. Аны уйлап табучы 26 яшьлек Хайрем Максим проекты буенча аның тәгәрмәче зур, диаметры якынча 60 сантиметр булган. 1909 елда Тула шәһәренең хәрби корал заводында беркадәр камилләштерелгәннән соң исә пулемет безгә таныш төсмер алган.
Музейга тапшырылган тәгәрмәч 100 елдан артык су астында ятуына карамастан, әлләни тутыкмаган. Шактый авыр, 15-20 килограмм бардыр. Сугылган тамгасы да күренеп тора. Газим Муллагалин бу турыда музей җитәкчелегенә хәбәр иткәч, Радик Әхмәдиев тәгәрмәчне район музее фондына тапшыруын сораган.
– Безнең хезмәткәрләр тикшеренү эшләре алып барачак һәм интернет челтәреннән шуңа охшаш фотографияләрне табып, әлеге тәгәрмәчнең нинди коралныкы булуын тө-гәл ачыклаячак, – диде музей директоры.
Исегезгә төшерәбез, Тарих-туган якны өйрәнү музее 2024 елның ноябренә кадәр район хакимияте башлыгы призына музейга экспонатлар кабул итә.