«Чишмәэнергосервис» җәмгыяте җитәкчесе Альберт Газиев шул җәһәттән халыкны борчыган сорауларга җавап бирде. Җылылык челтәрләрен алыштыру белән бәйгедән үткән оешма шөгыльләнә һәм аның белән 2024 елның 30 октябренә кадәр контракт төзелгән, шул вакытка барлык эшләр дә төгәлләнергә тиеш.
Альберт Газиев шулай ук «Чишмәэнергосервис» җәмгыятенең җылылык трассаларын карау һәм кабул итү комиссиясе составына керүен ассызыклады һәм ни өчен поселокта бер үк вакытта әллә ничә урында җылылык челтәрләре казылып ташлануын аңлатты. Аның сүзләренә караганда, бу алым торбаларны сыйфатлы итеп алыштыру өчен кирәк. Торбаларны кую тәмамланганнан соң сынау үткәрелә, ачыкланган кимчелекләр бетерелә, аннары тоташтырылган урыннар изоляцияләнә һәм трасса киредән ябыла.
Иске җылылык челтәрләре шактый тузган, ә изоляция җитәрлек булмаган урыннарда җылылык саркып торган һәм аварияләр булган. Проект барышында урнаштырылган яңа торбаларның заманча пенополиуретан изоляциясе бар, бу аларның нәтиҗәлелеген сизелерлек арттырачак.
Альберт Рәмил улы чагыштыру өчен сүтеп алынган, «Чишмәэнергосервис» җәмгыяте территориясендә яткан иске торбаларны күрсәтте.
Эшләр барышын шулай ук Башкортстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Юрий Палтусов та контрольдә тота.
Тикшерү өчен ул поселокка берничә тапкыр үзе килгән. Әлеге вакытта трасса үткән урыннарда юл өслеге тигезләнә.
Җылылык челтәрләрен яңарту программасы 2030 елга кадәр дәвам итәчәк, һәм ул берничә этаптан торачак; безнең район беренчеләр исәбендә булып чыкты. Киләсе этапка да заявкалар бирелгән инде, ул Алкин-2 авылын яисә Чишмә, Шөнгәккүл һәм Горный кебек башка торак пунктларны үз эченә алырга мөмкин. Әлеге вакытта гаризалар тикшерелә, нәтиҗәсе уңай булыр дип көтелә.
Җылылык челтәрләрен алыштыруга федераль бюджеттан ике ел эчендә 90 миллион сум бүленгән, бу кыска вакыт эчендә шактый күләмдә эшләр башкарырга мөкинлек биргән.
Программа Башкортстанның бары тик алты муниципалитетын үз эченә ала һәм бу чараларның районда һәм төбәктә коммуналь инфраструктураны яхшырту өчен мөһим булуын ассызыклый.