Әлеге һөнәрне сайлавы авыл кызының балачактан мал-туар яратуына бәйле, күрәсең.
Авыл хуҗалыгы институтының ветеринария факультетында биш ел укып чыккач, ул тормыш иптәше белән Күмертау (хәзерге Көергәзе) районының Мораптал совхозына мал табибы булып эшкә урнаша.
«Зур үгезләр, сыерлар янына якын килү куркыныч булмадымы?», дигән сорауга ул: «Куркасың икән, димәк, һөнәрең буенча эшли алмыйсың дигән сүз», дип җавап бирде.
Ирле-хатынлы Казбаевлар 1994 елның беренче мартыннан алып бүгенге көнгә кадәр Чишмә районы ветеринария станциясендә эшлиләр.
– 2011 елга кадәр мин веттабиб химик-токсиколог булып эшләдем. Авыл хуҗалыгы терлекләре канында аксым, кальций, фосфор, каротин һәм башка матдәләр булуына анализ ясадык, шулай ук мал азыгына биохимия ясадык, ягъни ашатырга яраклылыгын тикшердек, – ди Римма Әнәс кызы.
2011 елда Римма Казбаева веттабиб-серолог вазыйфасында эшли. Лаборатория авыл хуҗалыгы малларының канында бруцеллез, эре мөгезле терлекләрдә лейкоз, йогышлы анемия һәм атларда очраучы йогышлы авыруларны тикшерә. Лаборатория өч районны: Чишмә, Благовар һәм Дәүләкән районнарын хезмәтләндерә.
2024 елның августында ветеринария табибы Римма Әнәс кызы Казбаева озак еллар намуслы хезмәте өчен Рәсәй Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.