– Ришат Әнис улы, сезнең өчен иң мөһим өстенлекләр нинди?
– Минем өчен җәмгыятькә һәм үз районыма файда ки-терү мөһим. Муниципалитет белән идарә итү ышанып тапшырылган беренче көннән башлап әлегә кадәр бу минем өчен төп өстенлек булды. Чын күңелдән файда китерә торган, хәзерге заманча әйткәндә, нәтиҗәле җитәкче булырга теләдем. Үз тырышлыгыбыз һәм финанс мөмкинлекләр ярдәмендә планлаштырылган бик күп проектларны тормышка ашыра алдык. Финанслау булмау сәбәпле, үзем һәм район хакимияте командасы тарафыннан куелган барлык бурычларны да тормышка ашырып булмады, әмма күп кенә проектларга нигез салынды, бу эшләрне вакыт узу белән, һичшиксез, төгәлләячәкбез. Барлык кыенлыкларны да алдан фаразлап булмый, әмма заман таләпләрен үтәгәндә бергәләп дөрес хәл итү – кулдан килерлек эш.
– Муниципалитет җитәкчесе командасы аның уңыш-лы эшләвенең бер факторы булып тора.
– Беренче көннәрдән үк алга куелган максатларга ирешү өчен нәтиҗәле команда туплау бурычын куйдым. Бүген горурланып әйтә алам: муниципалитет командасы бул-
дыклы җитәкчеләрдән һәм хезмәткәрләрдән тора, алар гаять зур эшләрне уңышлы башкарып чыгалар, үз вазыйфаларын беләләр һәм заман таләпләренә ярашлы эш алып баралар. Авыл биләмәләре башлыклары һәм поссовет керткән өлешне аерым билгеләп үтәсем килә. Күбесенең эш стажы берничә дистә ел исәпләнә. Авыл Советлары башлыклары институтын бик ихтирам итәм, көн саен видеоконференция режимында аралашабыз, биләмәләрдәге бар мәгълүматны беләләр; авылда яшәүчеләргә хезмәт итсеннәр өчен бөтен шартлар тудырылды, чөнки авыл кешесе ярдәм сорап, беренче чиратта, җирле хакимият органнарына бара.
– Гражданнар җыенна-рында торак пунктларның күренешен бозып, хәвеф чыганагы булып торган буш биналарга бәйле сораулар еш бирелә.
– Район буенча исәпләгәндә мондый объектлар дүрт йөзгә якын. Билгеле булуынча, бер объект та Росреестрга исәпкә куелмаган, хуҗалары салым түләми. Авыл Советлары башлыклары белән бергәләп, әлеге күчемсез милек объектын исәпкә алу, шул ук вакытта законда билгеләнгән тәртиптә дәүләт кадастр исәбенә кую гамәлгә ашырыла башлады. Әгәр милекче ел дәвамында игълан ителмәсә, биләмә объектны исәпкә куярга һәм объектның милекчесе булырга хокуклы. Барысы да закон буенча. Шуннан соң аны арендага бирергә яки социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру өчен инвестор җәлеп итәргә мөмкин. Өстәмә керем авыл Советына халыкка уңайлы шартлар булдыру өчен акча юнәтергә тагын бер мөмкинлек бирә.
– Проблемаларны эзлекле рәвештә хәл итәргә кирәк. Сезнең бу турыда күп тапкыр әйткәнегез бар. Төрле тармакларны камилләштерү өчен комплекслы эш итү чыннан да идеаль чишелеш була аламы?
– Билгеле. Иң мөһиме, халыкның иминлеге. Безнең алда аларның тормыш сыйфатын күтәрү бурычы тора. Уңайлылык инфраструктура үсе-шенә бәйле, ә бу эзлекле эш итүдән башка мөмкин түгел. Бик зур финанс чыгымнар кирәк. Моның өчен республика һәм федераль дәрәҗәдәге барлык программаларда катнашабыз. Әйе, тәүдә авыр булды. Әмма, хакимият командасы, урыннардагы һәм авыл Советларындагы коллективлар, инициативалы кешеләр, инвесторлар ярдәмендә планлы рәвештә аңлату эшләре алып бару һәм халыкның бердәм булуы яхшы нәтиҗәләр бирә. Төрле программаларда катнашып, еллар буена җыелып килгән бик күп мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкин булуын вакыт күрсәтте. Мәсәлән, барлык авыл Советлары диярлек һәм поссовет ел саен Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасында, «Анык эшләр», «Атайсал» һәм башка проектларда җиңү яулый. Планлы рәвештә юллар ремонтлана, инженерлык-коммуналь система алыштырыла (килешәм, бу район халкына шактый уңайсызлыклар тудыра, әмма бездә тузган торбаларны тиз арада алыштыруның башка системасы юк), урамнарны яктыртуга бәйле проблемалар хәл ителә, парклар төзекләндерелә, зиратлар тәртипкә китерелә, спорт һәм балалар мәйданчыклары төзелә, техника сатып алына... Әлеге исемлек елдан-ел тулылана. Халкы бик күп булмаган авыллар бар. Хәтта анда да кешеләр кайтып торырга теләсен һәм торак пунктны торгызсын өчен инфраструктура мәсьәләләрен хәл итәргә тырышабыз. Ниһаять, коммерцияле булмаган бакча ширкәтләре инфраструктурасын үстерүгә бәйле проб-лемалар контрольгә алынды. Әйе, барысы да бер көндә генә эшләнми, күп кенә мәсьәләләр әлегә кадәр хәл ителмичә кала. Ләкин, мин катлаулы мәсьәләләрне хәл иткәндә комплекслы алым белән генә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп булуына ышанам.
– Ирексездән тагын бер сорау туа. Сез «Инцидент» системасына нинди мөнәсәбәттә?
– Социаль челтәрләрне көн саен карап, күзәтеп барам. Еш кына тиз арада хәл итәргә кирәк дип саналган мөрәҗәгатьләрне урынбасарларыма җибәрәм. Мәгъ-лүмат-аналитика бүлеге хезмәткәрләре алларына куелган бурычларга зур җаваплы-лык белән карыйлар һәм мөрәҗәгатьләргә 24/7 режимында җавап бирәләр. Проб-лемаларны гына күрсәтеп калмаган, ярдәмен дә тәкъдим иткән кешеләргә рәхмәтлемен. Безнең арада битараф булмаган, идея һәм эш дип янучылар күп. Бу бик сөенечле. Әдәпле булган, ишетә белгән, яхшылыкка ышанган һәм ал-га барырга әзер булганнарга хөрмәт белән карыйм. Авыр заманалар көчле кешеләрне тәрбияли. Якташларыбыз чираттагы тапкыр үзләренең киң күңелле, булдыклы, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булуын күрсәтте. Якташ яугирләргә, аларның гаиләләренә, барлык волонтерлык хәрәкәтләренә ярдәм итәбез. Соңгы берничә елда без берләштек һәм мөмкин булганча бердәм булдык.