Анда барганда һәм кире кайтканда Кырым ярымутравының тарихи атамасы бирелгән «Таврия» поездында сәяхәт иттек. 21 көн сизелмичә дә үтеп китте. Экскурсияләр, репетицияләр, чыгышлар, концертлар, танылган кешеләр белән очрашулар, профильле дәресләр, мастер-класслар, квестлар булды. Барысын да санап бетерерлек түгел.
2025 елда Халыкара балалар үзәге «Артек» үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Төрле елларда биредә Леонид Брежнев, Юрий Гагарин, Индира Ганди, Никита Хрущев, Валентина Терешкова, Лев Яшин булганнар. Безнең заманда да «Артек»ка бик күп танылган шәхесләр килә. 8-нче сменада, мәсәлән, Денис Майданов концертлары булса, без килгәндә Дмитрий Певцов чыгыш ясады.
Артековчылар арасында төрле илләрдән килгән балалар күп, чөнки ул – халыкара үзәк. Диңгез буена, походларга, экскурсияләргә бару, Аю-Даг тавына менү, учак янында кич утырулар, бию кичәләре, катерда йөзү, күңелле бәйрәмнәр яки фестивальләр – бу чараларның барысы да ачылырга, кешеләр белән иркен аралашырга өйрәтә. Безнең лагерь юкка гына Балалар коммуникацияләре академиясе исемен йөртми. Безне шулай ук диджейлык осталыгына өйрәттеләр, халыкны ничек «кабызырга», чаралар алып барырга, сәхнәдә үзеңне ничек тотарга һәм биергә өйрәттеләр. Бу репетицияләр заяга үтмәде, безнең отряд «Артек»ның барлык лагерьлары арасында үткән «Диджейлар ярышы»нда мактаулы икенче урын алды. Смена азагында, профильле дәресләр беткәч һәм имтихан тапшырылгач, безгә диджеинг курсын узуыбызны раслаучы дипломнар тапшырылды.
«Артек»та иң мөһиме – андагы халәт. Лагерьда вожатыйлар тарафыннан сакланган һәм бер сменадан икенчесенә тапшырылып килүче бик күп традицияләр бар. Бу – Аю-Даг тавы итәгендә артековчылар сафына алу, ВПР (Бөтенрәсәй тикшерү эшләре), таралышыр алдыннан очрашу, электән килгән традиция буенча һәр кызга «Артек» розалары һәм хушлашыр алдыннан һәркемгә истәлеккә кабызылган учактан алынган күмер бүләк итү һ. б.
Дөресен генә әйткәндә, кайтып китәсебез килмәде.
«Артек» лагеренда алган күнекмәләрнең тормыш юлыбызда кирәге чыгар, биредә тапкан дуслар озак еллар буена дус булып калырлар...
Өйгә 30 августта кайттым. Хәзер, иң мөһиме – мәктәптә белем алу, алга яңа максатлар кую һәм уңышларга ирешү. Киләчәктә бу искиткеч балачак иленә тагын бер тапкыр бара алырмын дип ышанам.
Ярослав Максимов, гимназиянең 8 «А» сыйныф укучысы