Биредә тәкъдим ителгән күп төрле яшелчәләр – кыяр, помидор, бәрәңге, кишер, кәбестә һәркемнең игътибарын җәлеп итте һәм аппетитны уятып җибәрде. Яңа гына түтәлдән казып алынган табигый продуктлар район бакчачыларының горурлыгы һәм кулланучылар өчен сәламәтлек чыганагы булып тора.
Ярминкәдә шулай ук һөнәрчеләр эшләнмәләре – этник бизәнү әйберләреннән, керамикадан һәм үрелгән кәрзиннәрдән алып уникаль сувенирларга һәм йомшак уенчыкларга кадәр бар иде.
Шулай ук җимеш агачлары да сатылды. Ярминкәдә катнашучылар алмагач, чия, слива, карлыган һәм башка төрле җимеш агачлары үсентеләре сатып алалдылар, алар көздән тамыр җибәреп, берничә елдан соң мул уңыш биреп сөендерер.
Ярминкәдә терлекчелек продуктлары да күп булды. Табигый һәм экологик чиста ризык белән туклануга өстенлек бирүчеләр йомырка, сөт, эремчек сатып алырга ашыктылар. Авыллардан китерелгән сөт ризыклары сыйфатлы һәм тәмле булуы белән аерылып тора, аларны халык бигрәк тә югары бәяли һәм яратып ала.
Сату-алудан тыш ярминкә аралашу, киңәшләшү, рецептлар белән уртаклашу өчен дә менә дигән мәйданчык булды. Ярминкәгә килүчеләр шулай ук Тарих-туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән фотозонада бик теләп истәлеккә фотога төштеләр.
Мондый чаралар халык арасындагы элемтәләрне ныгытырга, авыл халкына һәм фермерларга үзләренең хуҗалыгында җитештергән продукцияне сатарга, ә поселокта яшәүчеләргә ит-май, кышка җитәрлек бәрәңге, кишер яки чөгендер запасы алырга мөмкинлек бирә торган күркәм традиция.