Чишмэ
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
10 сентябрь , 14:00

Девизны Уфада ишетелерлек итеп өйрәнделәр!

Республиканың төрле төбәкләреннән, шул исәптән Чишмәдән «шәйморатовчылар» сыйныфында укучылар «Патриот» паркында Радий Хәбиров белән очрашуга килделәр. Поселок гимназиясеннән Ксения Дибаева, Айнур Хәкимов һәм Алексей Панин Башкортстан Республикасының Рәсәй Федерациясе Герое М. Серафимов исемендәге «Патриот» паркында укучылар өчен оештырылган биш көнлек профильле сменага килеп, үзләрен хәрби-патриотик җыеннарда сынап карадылар. Фотода: Гимназия укучысы Алексей Панин төз атуы өчен брендлы рюкзак һәм смарт-сәгать белән бүләкләнде

Девизны Уфада ишетелерлек итеп өйрәнделәр!
Девизны Уфада ишетелерлек итеп өйрәнделәр!

Очрашуга килгән балаларда уңай тәэссоратлар гына калган. Яңа дуслар табу, бай эчтәлекле программа һәм республика җитәкчесе белән күрешү уку елы башланыр алдыннан тагын бер маҗарага әйләнгән.

Бу чара балалар янына безнең заман геройлары – махсус хәрби операциядә катнашучылар килүе белән дә үзенчәлекле. Радий Хәбиров яугирләр белән таныштырып, аларның кыюлыгын һәм каһарманлыгын ассызыклап үткән.

Геройлар арасында Бөре шәһәреннән гвардия майоры, Рәсәй Герое, танкист Борис Дудко, Белорет районыннан хәрби разведчик, майор Оскар Ситдыйков, шулай ук сугышта яраланган, әмма хәрби хезмәтен дәвам итүче Артур Галиев булды.

Кайтып китәр алдыннан укучылар Радий Хәбиров белән очраштылар. Ул аларның ватанпәрвәрлек һәм Ватанга мәхәббәт турындагы сорауларына җавап бирде, белем алырга, туган илгә хезмәт итәргә, шулай ук гореф-гадәтләрне хөрмәт итәргә рухландырды.

«Шәйморатовчылар» өчен биш көн дәвамында сафта йөрү, хәрби-медицина, инженер, физик һәм тактик әзерлек, хәрби типография буенча укулар, шулай ук радиацион, химик һәм биологик саклану нигезләрен өйрәнү, төрле мәдәни-ял итү чаралары: Рәсәй Федерациясе Герое, 112-нче башкорт (16-нчы гвардия) кавалерия дивизиясе командиры, гвардия генерал-майоры М. Шәйморатовка багышланган «Безнең Герой» күргәзмә-экспозициясе, «Геройлар ярышы» каршылыклар полосасын узу, «Салават токымнары чигенә белми», «Иң яхшы шәйморатовчы», «Талантлы отряд» чаралары, «Батырлар» этноквизы оештырылды.

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: