Мусиннарның йорт алдын тутырып аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утыра, җимеш агачлары утыртылган, яшелчә бакчалары да бар. Хуҗалыкта бәрәннәре белән кәҗәләр, тавыклар, үрдәкләр, куяннар асрыйлар, хәтта балыклары йөзеп йөри. Тату гаилә менә шундый мәшәкатьләр һәм киләчәккә зур планнар белән яши.
Танышуыбызның беренче минутларыннан ук бу гаиләдә кемнең «мотор» булуы аң-лашыла. Резеда нәрсәләр эш-ләүләре, иренең аның иң кыю идеяләрен тормышка ашырырга ярдәм итүе, кыенлыклар алдында туктап калмавы турында сөйләде. Хуҗалыкта бар нәрсә аның куллары бе-лән эшләнгән, төзелеш һәм ремонт белән дә Азат үзе шөгыльләнә.
– Авыл Советының «Ата даны» бәйгесенә минем кандидатураны тәкъдим итүе бик сөенечле булды. Бездән документлар таләп ителде, бу яклап хатыным Резеда ярдәм итте. Иң мөһиме, ышаныч белдерүләре өчен авыл биләмәсе хакимиятенә рәхмәт әйтәсем килә, Равил Радик улы белән Халидә Фәһим кызы зур булышлык күрсәттеләр һәм без аларның ярдәме белән катнашырга булдык. Нәтиҗәдә номинацияләрнең берсендә җиңү яуладык, – диде ул.
Безнең герой бераз кыенсынып, бу конкурста катнашу өчен мөмкин булмаганны эшләү таләп ителми, бары тик балаларны намус белән тәрбияләргә, яратырга һәм үз гаиләңнең кадерен белергә кирәк, дип аңлатты. Ул шулай ук бәйгенең югары дәрәҗәдә оештырылуын, анда хакимлек иткән халәтне һәм Радий Хәбиров белән аралашуларын билгеләп үтте.
– Минем ирем, безнең биш балабыз булганга күрә генә түгел, ә хаклы рәвештә бу бүләккә лаек. Ул бик хәстәрлекле һәм игътибарлы ке-ше, балаларны ярата, алар белән уртак тел таба белүче әти. Аларның хәтта миннән яшергән уртак серләре дә була. Мин риза гына, чөнки бу әтиләренә карата ышаныч, һәр гаиләдә алай була алмый. Азат балаларның иҗтимагый тормышында да актив катнаша, укытучылар мөрәҗәгать итсә, мәктәптә һәм балалар бакчасында ярдәм итүдән дә баш тартмый. Тормыш иптәшем гомумән бик игътибарлы һәм битараф булмаган кеше. Гаиләдә һәм көнкүрештә аның шушы сыйфатларын бәялим. Ул хаклы рәвештә безнең таянычыбыз һәм минем ышанычым, – диде Резеда тормыш иптәше турында.