Чишмэ
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
3 сентябрь , 11:00

Гомерләре дүрт стена артында гына үтми

Шөнгәккүл авылының өлкәннәр приютыннан ун кеше Тарих-туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Аларны тарихи һәм мәдәни урыннарга алып бару өчен автобус белән Чишмә сәнгать мәктәбе тәэмин итте. Музей хезмәткәрләре алар өчен Рәсәй флагы көненә багышланган викторина һәм экскурсия үткәрделәр. Мәкаләнең дәвамы сайтта

Гомерләре дүрт стена артында гына үтми
Гомерләре дүрт стена артында гына үтми

Өлкәннәр музей директоры Радик Әхмәдиев һәм Али хәзрәт озатуында «Патриот» паркында һәм Турахан кә-шәнәсендә дә булдылар. Шулай ук районның җәмигъ мәчетенә һәм Успение чиркәвенә бардылар.

Район музееның, Хөсәенбәк исемендәге җәмигъ мәчет мәхәлләсенең һәм ветераннар советының берничә ел дәвамында приют карамагындагыларга шефлык итүен билгеләп үтик.

Экскурсиядән соң алар поселок кафеларының берсендә төшке аш ашадылар һәм килә алмыйча приютта калганнар өчен бүләкләр алып кайтып киттеләр.

Шөнгәккүл авылындагы «Иминлек» үзәге бүлекчәсе мөдире вазифаларын башкаручы Маргарита Кузьменко мондый экскурсиянең елга бер мәртәбә оештырылуын һәм картларга бик ошавын билгеләп үтте.

– Бик канәгать булып кайттылар. Кайда булуларын, нәрсәләр күрүләрен сөйләделәр. Хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Бүләкләр һәм күчтәнәчләр дә алып кайтканнар, аларны урамга чыгып һәм торып йөри алмаучыларга тараттык, – диде ул.

Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: