Чишмэ
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
2 сентябрь , 09:01

Тагын да күбрәк эшләр башкарасы бар

Август ахырында Шөнгәккүл һәм Ар авыл Советларында гражданнар җыены булып узды. Биләмә башлыгы Рәсим Гайзуллин 2022 елдан алып 2024 елның беренче яртысына кадәрге чорга авыл хакимияте эшчәнлеге турында отчет доклады белән чыгыш ясады. – Авыл биләмәсенең эше торак пунктларны төзекләндерүгә, инфраструктураны үстерүгә, авыл җирлегенең тормыш-көнкүрешен тәэмин итүгә юнәлдерелде, – диде ул. Ул билгеләп үтүенчә, Шөнгәккүл авылы биләмәсендә унөч торак пунктта 4200 кеше яши. – 2023 елда Мәктәп мәгариф системасын модернизацияләү программасы буенча Шөнгәккүл мәктәбенә капиталь ремонт ясалды, – диде Рәсим Хәмит улы. Ул шулай ук биләмә юлларын карап тотуга һәм ремонтлау мәсьәләсенә дә кагылды. Аерым алганда, соңгы елларда Яңа Усман, Шөнгәккүл авыллары юллары ремонтланган. Авыл Советында урамнарны яктырту мөһим мәсьәлә булып тора. «Анык эшләр» программасы буенча бу эш бөтен биләмә территориясендә алып барыла.

Тагын да күбрәк эшләр башкарасы бар
Тагын да күбрәк эшләр башкарасы бар

– Барлыгы 13 мең метр чамасы СИП кабеле сузылды, 16 электрисәпләгеч, 102 багана уты куелды. Әлеге ихтыяҗларга 2 миллион 513 мең сум акча тотылды, – дип хисап тотты җирлек башлыгы.

Бу эш әле дә дәвам итә. Яңа электр баганалары, урамнарга утлар куела.

– 2023 елда «Чиста су» программасы буенча Шөнгәккүл авылының су башнясы һәм суүткәргеч челтәренең бер өлеше алыштырылды, – дип билгеләп үтте Рәсим Гайзуллин.

Экологиягә килгәндә, биләмә территориясендә алты чүплек бетерелгән.

Ул иганәчеләрнең төрле чаралар үткәрүдә күрсәткән ярдәмнәрен дә билгеләп үтәргә онытмады.

– 2024 елда Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы буенча Ябалаклы авылының су башнясын алыштыру планлаштырыла, урамнарны яктырту, юллар салу дәвам итәчәк, – дип хәбәр итте биләмә башлыгы.

Аның сүзләренә караганда, Шөнгәккүл авылында хоккей тартмасын ремонтлау һәм яңарту планлаштырыла.

Хакимият башлыгының беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Эрнес Кәримов районда башкарылган эшләр белән таныштырды. Махсус хәрби операциядәге сугышчыларыбызга ярдәм күрсәткәннәре өчен халыкка рәхмәт белдерде.

***

26 августта Келәш авылында Ар авыл Советының гражданнар җыены булды.

– Авыл биләмәсе хакимияте алдында торган төп бурыч – үз территорияләребезне төзекләндерү, биредә яшәүче кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту. Бу мәсьәләләрне хәл итү, үз тормышларын яхшырту, беренче чиратта, халыкның үзеннән тора, – дип башлады докладын Ар авыл Советы хакимияте башлыгы Алмаз Моратов.

Ул шулай ук мәдәният, мәгариф, актив халыкның эшчән-леге, кайбер намуссыз кеше-ләрнең салым түләмәү мәсьә-ләләренә дә кагылды.

– Ел саен өмәләргә чыгу, зиратларны җыештыру күркәм гореф-гадәткә әйләнде. Ар авылында яшәүчеләр көче белән иске зиратның коймасы торгызылды һәм яңасыныкы буялды, – дип халык башкарган эшләрне санап китте ул.

Биләмә башлыгы контейнер мәйданчыклары һәм рөхсәтсез түгелгән чүплекләр турында да сүз кузгатты. Контейнерлар куелган мәйданчыкка китергән чүпне теләсә кая ыргытмауларын сорады.

– «Анык эшләр» программасы буенча быел Ар авылында су башнясын суүткәргеч системага тоташтырдык. Ки-ләсе елга өстәмә скважина ясарга ниятлибез, бу авыл халкын су белән өзлексез тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, – диде Алмаз Сәлигаскәр улы.

Ул шулай ук 2023 елда Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы буенча «МТЗ-8» тракторына фронталь төягеч сатып алынуын, Ар авылында балалар мәйданчыгы урнаштырылуын билгеләп үтте.

– Быел Келәш авылының Яңа урамында суүткәргечне капиталь ремонтлау буенча ППМИ программасында катнашып, конкурста җиңдек, – диде биләмә башлыгы.

Янгын хәвефсезлегенә аерым игътибар бирелде. Авыл Советы башлыгы сүзләренә караганда, агымдагы елда биләмәдә 19 янгын чыккан, биш йорт янган, ике кеше утта һәлак булган.

Докладта юлларны ремонтлау мәсьәләсе дә күтәрелде.

– Чәчәкле һәм Бабиков урамнарына тулысынча, Мәктәп, Почта, Урман урамнары юлларына өлешчә вак таш салынды. Эшләр дәвам итә, – диде Алмаз Сәлигаскәр улы.

Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров авыл халкына биләмә эшләрендә актив катнашулары, хәрби операциядәге сугышчыларга гуманитар йөк җыюда ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде. Район хакимиятенең агымдагы эшләре белән таныштырды. Аерым алганда, чүп реформасы белән бәйле проблеманы кузгатты.

– Районда рөхсәтсез барлыкка килгән 27 чүплек бар иде. Аларның егермесе биләмәләр бюджеты хисабына юк ителде. Алдагы ике елда «Генераль җыештыру» федераль проекты буенча өстәмә финанслау исәбенә калганнарын да бетерәчәкбез, – диде Ришат Әнис улы.

Аның сүзләренә караганда, районда вак таш җитештерү өчен карьер ачылган, бу юллар салырга ярдәм итә һәм чыгымнарны шактый киметә.

Чыгышы ахырында ул би-ләмә халкының ППМИ программасында һәм «Анык эшләр» проектында катнашу мәсьәләсенә кагылды, һәм салым түләгәндә активрак булуларын сорады.

Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: