Яшь укытучы Юлия Азат кызының тормыш девизы – үз-үзеңә ышану һәм башкаларда да ышаныч уяту. Әниләре Римма Рәфыйк кызы әйтүенчә, Айгөл белән Юлия максатка омтылучан, җаваплы һәм ихлас күңелле. Бу сыйфатларны тәрбияләүдә кызлары өчен ныклы таяныч булган әтиләренең роле зур.
Мәгариф идарәлегенең кадрлар буенча әйдәүче белгече Рәмзилә Габидуллина билгеләп үтүенчә, быел районда Юлиядән тыш тагын җиде яшь белгеч 1 сентябрьдән педагогик эшчәнлеген башлый. Кайберләре, мәсәлән, Вера Егорова белән Регина Сапарова студент елларында ук эшли башлаганнар. Вера Сергеевна үткән уку елыннан бирле поселокның беренче мәктәбендә инглиз телен, ә Регина Әлфир кызы дүртенче мәктәптә рус теле һәм әдәбиятын укыта. Диана Дивеева максатлы юллама буенча укып чыгып, гимназиягә социаль педагог булып эшкә урнашкан.
Районда 35 яшькә кадәрге 43 яшь педагог эшли.
Безнең район кадрлар проблемасын хәл итү өчен БДПУның 3-4 курс студентларынэшкә җәлеп итә, алар уку белән беррәттән район мәктәпләрендә эшләп йөриләр. Шулай ук яшь кадрларны районга кайтару өчен Башкорт дәүләт педагогия, Уфа фән һәм технологияләр университетларының педагогика белгечлегенә укырга керүче чыгарылыш укучылары белән максатлы килешүләр төзелә. Быел шундый дүрт килешү төзелгән. 2024-2025 уку елында БДПУны тәмамлаган ике укучы максатлы юллама буенча районга эшкә кайтты. Башкортстаннан читтә белем алган укучылар белән ел саен очрашулар үткәрелә. Узган елда Бишкәҗә мәктәбеннән яшь укытучы Флүзә Ганиева республиканың авыл җирлегендә эшләүче яшь укытучылар арасында узган конкурста җиңеп, 690 мең сум күләмендә грант алды.
Быел районның тагын берничә яшь укытучысы төрле программалар буенча премияләр алачак. Ул Укытучылар көненә багышланган чарада тапшырылачак.