Чишмэ
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
29 август , 13:54

Чишмә районында укытучылар киңәшмәсе үтте

Педагогик совет елның иң әһәмиятле көннәренең берсен – белем дөньясына юл башланган бәйрәм көнен якынайта. Быелгы уку елында «Яшьләр һәм балалар» дигән яңа проект гамәлгә ашырыла башлаячак, аңа тугыз федераль проект керә. Узган чорда районда мәгариф системасының түбәндәге нәтиҗәләренә ирешелде. Фотода: Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров бүләкләүгә лаек булган мәгариф хезмәткәрләре белән. Мәкаләнең дәвамы сайтта

Чишмә районында укытучылар киңәшмәсе үтте
Чишмә районында укытучылар киңәшмәсе үтте

 «Мәгариф» гомумдәүләт проекты буенча 15 «Үсеш ноктасы» булдырылды, җиде мәктәптә «Цифрлы белем бирү мохите» ачылды. «Һәр баланың уңышы» проекты буенча навигатор системасында 82% бала теркәлде һәм белем алды, шулай ук өч авылда спортзал ремонтланды, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен бер яссы корылма урнаштырылды. Алкин-2 авылы мәктәпләрендә һәм поселокның беренче мәктәбендә стоматология кабинетлары ачылды. Мәктәпләрне инициативалы бюджетлаштыру программасы хисабына һәркайсы 500әр мең сумлык дүрт проект тормышка ашырылды, Алкин-2 мәктәбе бу проектта ике тапкыр җиңү яулады.
Бүгенге көндә районда 36 белем бирү оешмасы: 22 мәктәп, 12 балалар бакчасы һәм ике өстәмә белем бирү учреждениесе эшли. Яңа 2024-2025 уку елында Чишмә мәктәпләрендә 5800 бала белем алачак, шуларның 508е – беренче сыйныф укучылары. 1777 бала мәктәпкәчә белем
алачак. Балалар бакчаларына 3 яшькә кадәр 342 сабый чират көтә. Балалар булмау сәбәпле, 1 сентябрьгә Сәйран һәм Верхний хуторы авылларында ике филиал ябылды.
Мәгариф оешмаларында 655 педагог эшли, шуларның 193е – балалар бакчаларында, 412се – район мәктәпләрендә,
50се – өстәмә белем бирү өлкәсендә.
Мәгариф системасында
эшләгән педагогларның 70 проценттан артыгы 35 яшьтән өлкәнрәк. Шунысы куанычлы, быел 11 яшь укытучы Чишмә районы мәктәпләрендә хезмәт эшчәнлеген башлый.

Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: