Бер көнне «Патриот» паркында ачык һавада урнашкан хәрби техника музеенда булдык, шулай ук ГТО нормативларын тапшырдык, турникта күтәрелү һәм граната ыргыту буенча ярышлар узды. Туристлык әзерлеге нигезләре турында лекция тыңладык. Тагын бик күп кызыклы нәрсәләр булды. Туклыклы һәм тәмле итеп ашаттылар. Йокларга яту да өйдәгечә соң түгел, кич 22.00 сәгатьтә. Солдат тормышы «өч шыгырдык» кебек армия кагыйдәләренә дә өйрәтте. Бу – ротаны тавыш-тынсыз тынлыкта йокларга буйсындыру. Кагыйдәләр: солдатлар йокларга ятканнан соң үле тынлык булырга тиеш, һәр өченче кыштырдаган яки шыгырдаган тавыш өчен рота торып баса (физик күнегүләр дә эшләтү ихтимал). Йокларга яту – сафта басып торган җирдән йөгереп барып аяк киемен салу, аны тәртип белән кровать читенә кую, постельгә менеп яту (кемгәдер икенче яруска), юрган ябыну өчен нибары 10-15 секунд вакыт бирелә.
Беренче көннәрдә өйрәнеп китә алмадык, әлбәттә, аннары бик тиз ияләштек һәм 5 көн эчендә солдат тормышына күнектек. Лагерьда алган тәэсирләр бик күп һәм безнең яшьтәге егетләр өчен бу бик яхшы һәм бәяләп бетергесез тәҗрибә, – дип сөйләделәр алар.
Өйләренә кайтып китәр көнне егетләрнең барысына да грамоталар һәм бүләкләр тапшырылган.
– Җәйге профильле «Яшь спецназчы» балалар-үсмерләр лагеренда төрле чаралар оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм иткән хәрби часть солдатларына һәм курсантларына район хакимияте исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды, – дип хәбәр итте Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров.
Ул шулай ук үз территорияләрендә үсмерләр өчен хәрби-патриотик форум үткәрү мөмкинлеге биргәннәре өчен бүлекчә җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Регина Атнагулова, 5-нче мәктәп укытучысы.