Чишмэ
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
10
Гомуми мәкаләләр
16 август 2024, 09:30

Бәхил бул, яугир!

Чишмә районы махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчы, сержант Илшат Гайсинны соңгы юлга озатты. Матәм митингы Чишмә поселогында Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә куелган һәйкәл янында узды. Мәкаләнең дәвамы сайтта

Бәхил бул, яугир!
Бәхил бул, яугир!

Илшат Муса улы Туймазы шәһәрендә туган. Чишмә поселогының беренче мәктәбендә укыган. 48-нче училищеда һөнәри белем алган.

Свердловск өлкәсендә мотоукчылар полкында взвод командиры урынбасары вазифасында хәрби хезмәт үткән.

2022 елның сентябренә кадәр район предприятиеләрендә эшләгән. Әти-әнисенең хәстәрлекле улы, балаларының кадерле әтисе, киң күңелле, кыю йөрәкле, тугрылыклы һәм ышанычлы кеше булган.

Районның хәрби комиссары Илфир Сәлимгәрәев билгеләп үтүенчә, ул 2022 елның 22 октябрендә Рәсәй Федерациясе Президентының «Өлешчә мобилизация турында»гы Указына ярашлы, хәрби көчләр сафына алынган. Танкка каршы артиллерия взводында хезмәт иткән.Якташыбыз сугыш кырында үзен максатчан һәм көчле ихтыярлы яугир итеп күрсәткән.

Гайсин Илшат Муса улы Рәсәй Федерациясе Президенты Указына ярашлы, хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен I дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале, ә вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров яугирнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашты һәм геройның гаиләсе ярдәмсез калмаячак, дип ассызыклап үтте.

– Сезнең күбегез Илшат Муса улын изге күңелле, ярдәмчел һәм намуслы кеше буларак белә. Сугышчан иптәшләре дә аның турында шундый фикердә. Ул кыю сугышчы һәм илебез ватанпәрвәре! Якты киләчәккә омтылганда шундый зур югалтулар кичерүебез аянычлы, – диде район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров.

Якташыбыз турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: