Чишмэ
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
15 август , 10:00

«Турахан» симпозиумы «Шүлгәнташ» музей комплексында тәмамланды

Евразия күчмә цивилизацияләр музееның булачак Галереясе фонды яңа эшләр белән тулыланды. Бу «Турахан» халыкара симпозиумында катнашучылар бер атна эчендә ясаган 24 әсәр – картиналар, киез панно, паласлар һәм керамик плитәләр. Кунакларның Евразия күчмә цивилизацияләр музее Визит-үзәгенә, «Торатау» геопаркына баруы һәм Уфадагы музейлар һәм истәлекле урыннар белән танышуыннан башланган симпозиум «Шүлгәнташ» музей комплексында куелган күргәзмәләрне карау белән тәмамланды. Анда картиналарында халык гореф-гадәтләрен гәүдәләндергән Иран, Монголия, Таҗикстан, Кыргызстан, Казахстан һәм Үзбәкстан рәссамнары катнашты. “Евразия күчмә цивилизацияләр музее”автоном, коммерциягә карамаган оешма директоры Николай Григорьев билгеләп үтүенчә, иҗади форум елдан-ел популярлаша бара һәм Евразия даласы илләре вәкилләрен җәлеп итә. Оештыручыларның планнары гаять зур.

«Турахан» симпозиумы «Шүлгәнташ» музей комплексында тәмамланды
«Турахан» симпозиумы «Шүлгәнташ» музей комплексында тәмамланды

Евразия күчмә цивилизацияләр музее проектын гамәлгә ашыру белән бергә, аның галереясе фонды да Евразиянең танылган рәссамнары әсәрләре хисабына тулыначак.

Рәссамнар Башкортстанда эшләргә чакыруны бик теләп кабул иткән. Кунакларга безнең якның табигате, халкыбызның кунакчыллыгы һәм мәдәни мирасы ошый, аның белән алар музейларда һәм экскурсияләрдә таныша. Казахстанның Алмата шәһәреннән килгән рәссам Бауырҗан Досҗанов симпозиумда катнашу җылы истәлек булып калачак, дип билгеләп үтте.

– Башкортстанда мин беренче тапкыр. Яшеллеккә күмелгән төбәк. Истәлекле урыннар күп. Дөресен генә әйткәндә, Уфаны шундый матур шәһәр булыр дип уйламаган идем. Бигрәктә Евразия күчмә цивилизацияләр музееның Визит-үзәге ошады. Турахан кәшәнәсе Башкортстанның бай мирасын раслый, бу урында музей ачып, сез үз тарихыгызны торгызасыз. Күңелгә хуш килгән икенче урын – «Шүлгәнташ» музее. Минемчә, бу дөньядагы иң яхшы музейларның берсе. Экспозицияләрне урнаштырулары үзенчәлекле. Дөресен генә әйткәндә, бик күп музейларда булдым, ә мондыйны беренче тапкыр күрәм, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты ул.

Якутскидан килгән Мира Аргунова күптәннән Башкортстанда булырга хыяллануы, биредә талантлы рәссам дуслары күп булуы турында сөйләде.

Кунак Евразия күчмә цивилизацияләр музееның Визит-үзәген түбәндәгечә бәяләде:

– Беренче чиратта искиткеч сәләтле архитектор Рөстәм Алибаевны билгеләп үтәсем килә. Мин аның җанатары. Авторы Алибаев булган уникаль Визит-үзәк бинасы бер үк вакытта табигый элементка да, шул ук вакытта серле порталга да охшаш. Көчле тәэсир калдыра. Кәшәнә үзе – куәтле энергетикалы уникаль корылма, – диде Мира Аргунова һәм Визит-үзәктән кәшәнәгә бара торган, калкулыкларны урап узган сукмакны ул кайчандыр бу җирләрдә күчмә халык булып яшәгән ата-бабаларыбыз юлы буларак кабул иттем. Ә бу урында гасырлар буена торган кәшәнә күчмә халыкларның мәдәни һәйкәле булып тора. Мондый симпозиумнарны ешрак үткәрергә кирәк. Бик актуаль чара. Мәдәни мирас барлык мәдәният эшлеклеләре, шул исәптән рәссамнар тарафыннан зур игътибарга лаек. Чөнки рәссамнар халык мәдәниятенең тирән мәгънәсен чагылдыручылар булып тора, – дип билгеләп үтте ул.

Киез басу буенча осталык дәресендә һәркем аерым эшләде, соңыннан бу эшләр бергә кушып, «Күчмә культуралар дөньясы» дип аталган паннога берләштерелде. Бу паннода милли бизәкләр, ат тамгасы, Манас һәм Чыңгыз хан тамгалары да бар. Симпозиум барышында

Бауырҗан Досҗанов, Гүзәл Мостафина һәм Гүзәл Мөхәммәдьярова кебек осталар тарафыннан йоннан һәм бәйләм җебеннән авторлык паннолары да ясалды. Декоратив-гамәли сәнгать осталары симпозиумда беренче тапкыр катнашты.

– Бу чынлыкта бик зур проект. Анда, асылда, өч корылма булачак. Беренчесе – фәнни һәм экспозицион өлеш буларак музей. Аның мәйданы 10 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Икенчесе – симпозиумнар уздырырга мөмкинлек бирүче конгресс өлеш. Бу урында «Башкорт аты үзәге» белән этноавыл булуы фаразлана. Анда тимерчеләр, күнчеләр, ияр, кымыз ясаучылар, умарталык белән Башкортстанның урта гасырлардагы авылларының миниатюрадагы күренеше булыр дип күз алдына китерик. Өченчедән – Турахан кәшәнәсеннән ерак түгел урында шифаханә төзергә планлаштырабыз. Без аңа «Кочевник» дигән романтик исем бирдек, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: