Чишмэ
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
14 август , 10:00

Нурания Урманова мактаулы сәүдә хезмәткәре исеменә лаек булды

«Туклану үзәге» җәмгыятенең туклану бүлеге җитәкчесе Нурания Салихҗан кызы Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан лаеклы бүләк алды. Бүләкләү тантанасы «Торатау» Конгресс-холлында «Уфада ритейл көннәре» төбәкара форум барышында узды. Башкортстан Республикасының социаль туклану предприятиеләре ассоциациясе рәисе Энҗе Әхмәдуллина билгеләп үтүенчә, Нурания Салихҗан кызы әлеге компаниягә 2009 елда нигез салынганнан бирле анда эшли.

Нурания Урманова мактаулы сәүдә хезмәткәре исеменә лаек булды
Нурания Урманова мактаулы сәүдә хезмәткәре исеменә лаек булды

Ул үзен квалификацияле белгеч, югары дәрәҗәле һөнәр иясе, инициативалы һәм оештыру сәләтенә ия булган җитәкче итеп күрсәтте. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары аның тырышлыгы белән дә тәмле һәм файдалы ризыклар белән туклана, – диде Энҗе Ревил кызы.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров мәктәптә туклануны оештыру буенча Башкортстан тәҗрибәсенең илдә иң яхшы практика дип танылуын билгеләп үтте:

Башкортстан Республикасының Сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгы карамагында булдырылган социаль туклану идарәлеге мәктәпләрдә, балалар бакчаларында һәм дәваханәләрдә туклану оешмаларын даими тикшерә. Килеп туган проблемалар хәл ителә. Аккредитация узган лаборатория-сынау үзәге белгечләре тарафыннан агымдагы елның беренче кварталында гына да социаль учреждениеләр ашханәләрендә меңнән артык азык-төлек үрнәге анализланды.

Башкортстанда сөт кухняларының тулы масштаблы челтәре җәелдерелгән. Күптән түгел «Сөт кухнясы» өлкәннәр өчен дә сөт ризыклары чыгара башлады.

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров ассызыклавынча, безнең республика балалар товарлары һәм туклану индустриясен актив җитештерүче аз санлы төбәкләрнең берсе булып тора.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: