Чишмэ
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
9 август , 09:59

Чишмәлеләр республика буенча янә алдынгы урында

Чишмә десантчылары Һава-десант гаскәрләре көнендә «Патриот» хәрби-ватанпәрвәрлек паркында үткән «Геройлар узышы»нда өченче урын алганнары өчен Радий Хәбиров кулыннан бүләк алдылар. Башкортстан Башлыгы билгеләп үтүенчә, һава-десант гаскәрләре иң катлаулы һәм авыр бурычларны үти. – Мондый көнне сезнең алда басып тору – минем өчен зур мәртәбә. Безнең сугышчылар кайчакта үз гомерләре бәрабәренә алларына куелган хәрби бурычларны үтиләр. Яугирләребез турындагы хәтер мәңгелек. Һәлак булган бер генә сугышчы да онытылмаячак. Бу егетләребезнең исемнәре республика халкы хәтерендә сакланыр. Кулларына корал тотып илебезне саклаучыларга хөрмәт белдерәбез һәм ярдәм итәбез. Бүген килгән кунаклар арасында Әфганстанда туган илебез мәнфәгатьләрен саклаучылар күп, махсус хәрби операциядә катнашучы яшь егетләр дә бар. Без аларга рәхмәтлебез һәм һәрвакыт ихтирамлы мөнәсәбәттә булырбыз, – диде Радий Хәбиров.

Чишмәлеләр республика буенча янә алдынгы урында
Чишмәлеләр республика буенча янә алдынгы урында

«Геройлар узышы»нда рес-публиканың барлык муниципалитетларыннан һава-десант гаскәрләре ветераннары катнашты. Киеренке көрәштә чишмәлеләр Ильяс Байков, Айдар Әрдәширов, Рим Басыйров, Рөстәм Мөслимов, Илдус Әминев, Эльвир Әдигамов, Руслан Шәрипов һәм Айнур Әсәдуллин көч сынашты. Батырлык һәм Жуков орденнары белән бүләкләнгән махсус хәрби операция ветераны Наил Гайсин команданың талисманы һәм рухи ярдәмчесе булды.

Радий Хәбиров аның белән шәхсән аралашты. СВОга Рәсәй мәнфәгатьләрен яклау өчен үз теләге белән киткән Наил Амур улы авыр яраланган, озак вакыт госпитальдә дәваланган һәм реабилитация үткән, әлеге вакытта ул гаиләсе белән Арслан авылында яши.

Радий Фәрит улы профильле ведомстволарга аны арытаба тернәкләндерүне шәхси контрольгә алырга кушты.

Ул районның һава-десант гаскәрләре берләшмәсе әгъзасы булып тора, дип билгеләп үтте әлеге берләшмәнең рәисе Ильяс Байков.

Без бәйрәмнәрдә генә түгел, һәрвакыт бергә булырга тиешбез. Бердәм булсак, барлык каршылыкларны җиңеп чыгарбыз, – дип ассызыклады ул. – «Геройлар узышы»нда икенчегә катнашабыз. Республика җитәкчелегенә Башкортстанның барлык десантчылары белән очрашырга, көч-куәтләрен сынап карарга мөмкинлек бирүе өчен рәхмәтлебез. Безне беркайчан да җиңеп булмаячак. Без – бер зур гаилә, – диде һава-десант гаскәрләре берләшмәсе рәисе Ильяс Байков гәзиткә биргән интервьюсында.

Бу көнне чишмәлеләр «Патриот» паркында «коры душ» ясау буенча осталык классы күрсәттеләр. Районда «Ватанны саклаучылар»ның социаль координаторы Ксения Бортник, икенче мәктәп директорының тәрбия буен-ча киңәшчесе Зилия Арсланова һәм акцияне оештыручы, СВОда катнашучының тормыш иптәше Назгөл Михайлова өйрәнергә теләге булган кешеләргә махсус гигиена җыелмасы ясау ысулын күрсәттеләр. Әлеге чарада катнашучылар шулай ук хәзерге вакытта хәрби операциядә булган яугирләргә җылы хатлар да яздылар. Батырлык һәм Жуков орденнары белән бүләкләнгән махсус хәрби операция ветераны Наил Гайсин команданың талисманы һәм рухи ярдәмчесе булды.

Радий Хәбиров аның белән шәхсән аралашты. СВОга Рәсәй мәнфәгатьләрен яклау өчен үз теләге белән киткән Наил Амур улы авыр яраланган, озак вакыт госпитальдә дәваланган һәм реабилитация үткән, әлеге вакытта ул гаиләсе белән Арслан авылында яши.

Радий Фәрит улы профильле ведомстволарга аны арытаба тернәкләндерүне шәхси контрольгә алырга кушты.

Ул районның һава-десант гаскәрләре берләшмәсе әгъзасы булып тора, дип билгеләп үтте әлеге берләшмәнең рәисе Ильяс Байков.

Без бәйрәмнәрдә генә түгел, һәрвакыт бергә булырга тиешбез. Бердәм булсак, барлык каршылыкларны җиңеп чыгарбыз, – дип ассызыклады ул. – «Геройлар узышы»нда икенчегә катнашабыз. Республика җитәкчелегенә Баш-кортстанның барлык десантчылары белән очрашырга, көч-куәтләрен сынап карарга мөмкинлек бирүе өчен рәх-мәтлебез. Безне беркайчан да җиңеп булмаячак. Без – бер зур гаилә, – диде һава-десант гаскәрләре берләшмәсе рәисе Ильяс Байков гәзиткә биргән интервьюсында.

Бу көнне чишмәлеләр «Патриот» паркында «коры душ» ясау буенча осталык классы күрсәттеләр. Районда «Ватанны саклаучылар»ның социаль координаторы Ксения Бортник, икенче мәктәп директорының тәрбия буен-ча киңәшчесе Зилия Арсланова һәм акцияне оештыручы, СВОда катнашучының тормыш иптәше Назгөл Михайлова өйрәнергә теләге булган кешеләргә махсус гигиена җыелмасы ясау ысулын күрсәттеләр. Әлеге чарада катнашучылар шулай ук хәзерге вакытта хәрби операциядә булган яугирләргә җылы хатлар да яздылар.

ФОТОДА: республика Башлыгы Радий Хәбиров чишмәлеләр Марсель Гибадуллин һәм Наил Гайсин белән (сулдан уңга).

Мәкаләнең дәвамы сайтта

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: