Картлардан язып алынган һәм Үрге Тирмә авылы китапханәсендә сакланган риваять буенча, XIV гасырда Турахан нәселеннән булган Туктамыш бай үзенең кабиләләре белән Слак елгасы буена килеп урнашкан. Шуңа күрә чишмәгә Туктамыш исеме кушылган.
Аның 1380-1395 елларда Алтын Урда белән идарә иткән Туктамыш хан булуы мөмкинме? Булырга ихтимал, дип җавап бирде бу сорауга тарих фәннәре докторы, профессор Булат Азнабаев. Чөнки, риваять буш урында гына барлыкка килми. Ул – телдән телгә тапшырылып килгән халык хәтере.
Булат Азнабаев әйтүенчә, Туктамыш, Кондырча елгасы буенда тар-мар ителгәннән соң, үзенең гаскәре белән хәзерге Чишмә районы территориясенә килеп чыгарга мөмкин. Сугыш урыны хәзерге Башкортстан һәм Татарстан чигендә, республиканың көнбатыш өлешендә урнашкан.
–Тамерланга каршы сугышта башкорт халкы да катнаша. Безнең сугышчылар, җиңү яулаган Аксак Тимер тоткыны булудан качып (аларны Туктамыш яклы булганнары өчен юк итәрләр иде), күпләп көнбатыштан көнчыгышка, Урал тауларына таба чигенәләр. Алар Кондырчадан чигенгәндә, бәлки, шушы чишмә янына тукталганнардыр. Шуңа күрә чишмәнең атамасы гаскәр башлыгы исеме белән бәйледер. Туктамыш үзе дә, сугыштан соң Башкортстан аша көнбатыштан көнчыгышка чыгып, Себергә китеп бара ала. Чөнки аның Аксак Тимердән качып, Кондырчада тар-мар ителүдән соң Себер ханлыгына баруы турында мәгълүматлар бар, – дип аңлата профессор һәм риваятьнең килеп чыгышына бәйле башка фактлар да булырга мөмкин, ди.
– Чишмә буенда, бәлки, Туктамыш белән бергә сугышкан башкортлар тукталгандыр. Ә, бәлки, чыннан да Туктамыш үзедер. Чөнки Туктамыш башкортлар арасында сирәк очрый торган исем. Халык аның турында риваять итеп сөйләрлек шундый исемле тагын бер кешенең булуы икеле. Бу чор тарихы буенча чыганаклар бик аз. Әмма безгә билгеле булганча, Туктамыш Кондырча елгасы буенда тар-мар ителә. Аның гаскәренең төп өлеше булган башкортлар Иделдән көнчыгышка таба чигенергә мәҗбүр була, – дип тарихи фактларны санап чыкты тарихчы, һәм, бәлки, Туктамыш та таулар аша Себергә китү максатында үзенең гаскәре белән бу тарафларга чигенгәндер, дип фаразлады.
Чөнки Казаннан Тобольскига таба иске Себер юлы соңыннан Уфа крепосте төзеләчәк җирләр һәм Катай ныгытмасы аша үткән. Башкорт җирләре Рус дәүләтенә кушылгач, бу юл ябыла һәм төньяктарак, Пермь җирләре аша яңа юл үтә.
Туктамыш чишмәсе урнашкан һәм Слак елгасы аккан дала киңлекләре Нугай юлына караган сыбай-мең башкортлары биләмәсе булган. 1736 елның 11 февралендәге указ буенча бу җирләр казнага алына һәм шуннан соң бу урында Үрге Тирмә дигән мишәр авылына нигез салына. 1795 елда "Тирмә" исеме астында биш авыл – Башкорт Тирмәсе, Үрге һәм Түбән Тирмә, Ярми һәм Яңавыл халкы исәпкә алына. 1865 елгы язмалар сакланган, анда Үрге Тирмә авылы Мишәрләр Үрге Тирмәсе дип теркәлгән. Халкы игенчелек, терлекчелек, балта осталыгы, чабата үрү белән шөгыльләнгән. 1906 елда авылда өч мәчет, училище, су тегермәне, икмәк кибете булган.
Айгөл Шәрәфетдинова, БР күчемсез мәдәни мирас объектларын саклау һәм алардан файдалану буенча фәнни-җитештерү үзәге белгече.