Чишмэ
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Һәр мәсьәлә күз уңында

Чишмәдә районның күп фатирлы йорт комитетлары вәкилләре белән «Управдом» муниципаль форумы узды. Форум беренче ел гына уздырылмый. Мәкаләнең дәвамы сайтта

Һәр мәсьәлә күз уңында
Һәр мәсьәлә күз уңында

Көн тәртибендә күбесенчә кискен сораулар торды.

Идарәче оешма – «Тораксервис» җәмгыяте эшчәнлеге турында предприятие директоры Эдуард Илалов чыгыш ясады. Әлеге оешма районның алты торак пунктында 334 мең квадрат метр мәйданлы 236 торак йортны хезмәтләндерә. Бүгенге көндә күп фатирлы йортлар дүрт Торак-эксплуатация хезмәте тарафыннан хезмәтләндерелә. Агымдагы ремонт эшләрен үткәрү, контейнер мәйданчыкларын җыештыру, шул исәптән балалар мәйданчыклары элементларын тәртиптә тоту – боларның барысы да оешма эшчеләренең көндәлек хезмәте. Моннан тыш, «Башкортстан йорт аллары» программасы һәм башка проектлар буенча эшләр һәм капиталь ремонт уңышлы бара.

Предприятие директоры Эдуард Илалов үз чыгышында фатир хуҗалары өчен яңа мөмкинлекләр булуы турында сөйләде:

– «Госуслуги Дом» дигән яңа кушымтага игътибарыгызны юнәлтергә телим. Анда торакка кагылышлы төрле мәсьәләләр буенча җавап табарга, шулай ук коммуналь хезмәтләр өчен күпме түләргә кирәклеген күреп, аны банк комиссиясеннән башка гына түләргә мөмкин. Әлеге кушымтаны куллану халык өчен уңайлы, ул шулай ук безнең районның рейтингын күтәрә. Аны урнаштыру бик җиңел, «Госуслуги Дом» дип язып яки QR код аша табарга була, ул барлык квитанцияләрдә бар. Безнең хезмәткәрләр дә сезгә кайчан кирәк шунда ярдәм итә ала, – диде ул.

Очрашуны дәвам итеп, торак йортларда газ җиһазларын куллану, һәм соңгы вакытта яңгырлар кою сәбәпле, поселок урамнарын басып киткән чүп үләннәрен чабу мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

Ленин урамындагы 51-нче йорт вәкиле Ринат Фазлетдинов та сүз алып, җыелучыларга мөрәҗәгать итте.

– Безнең юлларны рәтлисе бар, – дип башлады ул сүзен. – Юлны контейнер мәйдан-чыгыннан чүп ташучы зур йөк машиналарыннан башлап популяр интернет-кибет аша товар алу пунктына һәм күршедәге азык-төлек кибетенә килгән күп санлы автомобильләргә кадәр җимерә. Ә даруханәгә килүчеләр исә яз көннәрендә газонга ук кереп тукталалар. Машина куяр урын юк. Электр үткәрү кабеленә һәм канализациягә зыян килүе бар. Безнең янда гына балалар бакчасы урнашкан, җәяүлеләр күп йөри. Йорт алдыбыз ямьле һәм төзек булсын өчен җан атам, – диде ул чыгышында.

Р. Фазлетдинов бу йортта 1986 елдан бирле яши һәм күп фатирлы йорт өчен башкарылган уртак эшләрдә һәрвакыт җаваплылык күрсәтә. «Кайчандыр җаваплы вәкил буларак мине тәкъдим иткәннәр иде, әлегә кадәр кысрыклап чыгара алмыйлар» дип шаяртты ул. Эшләгән еллардагы тәҗрибәсе буенча ул коммуналь хуҗалыкка кагылышлы күп кенә мәсьәләләрнең урында хәл ителүе һәм идарә итүче компания эшеннән канәгать булуы турында сөйләде.

– Йорт комитетлары тарафыннан тәкъдим ителгән мәсьәләләр профильле хезмәтләр катнашлыгында тикшерелде, проблемалар хәл ителәчәк, моның өчен тиешле йөкләмәләр бирелде, – дип билгеләп үтте очрашудан соң.

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: