Чишмэ
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Яугирләребезгә ярдәм кулы сузыйк

Ихласлык белән башкарылган һәр игелекле эш зур әһәмияткә ия. Чишмә авылының 2-нче мәктәбе укучыларының сугышчылар өчен «коры душ» ясарга алынуы аларның битараф булмавын һәм якташ яугирләргә ярдәм итү теләген күрсәтә. Мәкаләнең дәвамы сайтта

Яугирләребезгә ярдәм кулы сузыйк
Яугирләребезгә ярдәм кулы сузыйк

Коры душ – ул махсус гигиена чарасы, аны бик аз күләмдә су салып, кыр шартларында юыну өчен кулланырга мөмкин.

2-нче мәктәпнең ата-аналар комитеты рәисе урынбасары һәм махсус хәрби операциядә катнашучының тормыш иптәше Назгөл Михайлова, үз тәҗрибәсе белән уртаклашып, укучыларны бу изге эшкә рухландырды.

Тиздән мәктәптә директорның тәрбия эше буенча урынбасары Наилә Солтанова җитәкчелегендә эш башланды.

Район хакимияте һәм эшмәкәрләр кирәк-ярак әйберләр белән тәэмин иттеләр. Бу безнең бер-дәм булуыбызның ачык мисалы.

Без башлап җибәргән акциягә күпләр, «Ватанны саклаучылар» фондының төбәк филиалы социаль координаторы Ксения Бортник, мәктәп директорларының тәрбия һәм «Балачак навигаторлары» иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча киңәшчеләре, бишенче мәктәп укучылары һәм педагоглары, М. Шәйморатов исемендәге штаб волонтерлары, Башкорт Агросәнәгать колледжы филиалы студентлары, «Беренчеләр хәрәкәте» һәм «Яшь гвардия» оешмалары әгъзалары, «Сударушка», «Фатыйма» фольклор коллективлары, Чишмә авылы халкы һәм безнең игелекле эшебезгә битараф булмаган һәркем кушылды.

Хәрби операциядәге сугышчыларыбыз өчен бергәләп дүрт мең данә «коры душ» комплекты ясадык. Акциядә катнашучыларга зур рәхмәт белдерәбез.

                                                                                                Зилия Арсланова, 2-нче мәктәп директорының тәрбия буенча киңәшчесе.

 

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: