Чишмэ
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Бишенче мәктәп укучысы Мәскәүдә практика үтә

Район яшьләре – ул безнең горурлыгыбыз һәм киләчәккә өметебез. Шуларның берсе – рухи яктан үсәргә омтылу белән генә чикләнмичә, Чишмә районының иҗтимагый тормышында да актив катнашучы Азалия Михайленко. Ул – «Бердәм Рәсәйнең яшь гвардиясе» бүлекчәсенең матбугат секретаре һәм районның «Ышаныч» яшьләр үзәге волонтеры. Мәкаләнең дәвамы сайтта

Бишенче мәктәп укучысы Мәскәүдә практика үтә
Бишенче мәктәп укучысы Мәскәүдә практика үтә

Азалия 2024 елның 8-21 июлендә Башкортстан вәкиле буларак 16-25 яшькә кадәрге укучылар һәм студентлар өчен Хәвефсез интернет лигасы һәм Югалган һәм зыян күргән балаларга ярдәм итү милли үзәге тарафыннан оештырылган җәйге практикада катнаша. Ике атналык программаны үтү өчен бөтен Рәсәйдән 15 укучы сайланган. Азалия төрле иҗтимагый һәм хәйрия акцияләрендә актив катнашуы һәм әңгәмәне уңышлы узуы аркасында күп кенә кандидатлар арасыннан сайлап алынган. Стажировка Рәсәйнең җәмәгать эшлеклесе, Балаларга ярдәм итү милли үзәгенең башкарма директоры, Рәсәйнең Иҗтимагый палатасы әгъзасы һәм «Хәвефсез интернет лигасы» башлыгы Екатерина Мизулина җитәкчелегендә уза.

Хәзерге заманда киберхәвефсезлек һәркайсыбыз өчен бик мөһим һәм көнүзәк тема, дип уйлыйм. Интернет барлыкка килү һәм цифрлы технологияләр алга китү белән беррәттән тормышыбызга һәм иминлегебезгә төзәтеп булмаслык зыян китерүче төрле хәвеф-хәтәргә һәм янауларга тап булабыз. Шуңа күрә үзеңне һәм якыннарыңны мошенниклардан, ялган мәгълүматтан, хәйләләрдән, җәмгыятькә каршы оешмалардан һәм буллингтан саклау өчен цифрлы белем нигезләренә ия булырга кирәк. Кешеләрнең интернет челтәрләрендә сагалаган шундый хәвефкә тап булмавын телим. Шуңа күрә «Цифрлы белем нигезләре» юнәлеше буенча җәйге практика үтү өчен гариза бирергә булдым, – дип сөйләде Азалия телефон аша.

Әлеге практика аңа бу өлкәдәге белемнәрен арттырырга ярдәм итәр, шулай ук башкаларга да ярдәм итәргә мөмкинлек бирер, дип ышана ул. Алар ике атна дәвамында чынбарлыкта булган очракларны тикшереп, социаль челтәрләрдә алданган кешеләргә ярдәм күрсәтәчәкләр.

Чишмәгә кайткач, район активистлары белән очрашып, әлеге тема буенча бергәләп чаралар планын төзеячәкбез, «түгәрәк өстәлләр» һәм очрашулар оештырачак-быз. Яшьләр җәмгыятебезнең әйдәүче көче, ә илебез башкаларга үрнәк булсын. Без бергә булганда гына күпкә ирешә һәм Туган илебезне тагын да яхшырак итә алачакбыз! – дип билгеләп үтте А. Михайленко.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: