Әнисе Надежда Борисовна билгеләп үтүенчә, ул кечкенәдән үк зирәк һәм җитез. Беренче сыйныфтан ук аңа дәресләр җиңел бирелә. Шуңа күрә ул улының төрле яклап кызыксынуларына каршы түгел. Күптән түгел Радмир балык тоту белән мавыга башлаган. Беренче баруында ук шактый зур балык тотып кайткан, шуннан бу шөгыль белән ныклап кызыксынып киткән. Балыклар турында бик күп мәгълүмат белә. Җае чыккан саен кармагын ала да балыкка китә. Үзе әйтүенчә, аның көн режимы бөтен җиргә өлгерерлек итеп төзелгән. Иң мөһиме, буш вакытны дөрес итеп бүлү. Радмирның Башкортстанның бик күп матур урыннарында булуын да билгеләп үтик.